Шешминка авылында урманчы якташыбыз истәлегенә сквер ясадылар
Шешминка авылы үзәгендә Рифкать Мотыйгуллин истәлегенә ясалган скверда 17 төп алмагач утырттылар. Әлеге үсентеләр өч-дүрт елдан җимеш тә бирә башлар.
Шешминкада шундый хәтер почмагы булдырулары – үзе бер аерым вакыйга. Урманчыларыбыз күп еллар район урман хуҗалыгын җитәкләгән, үзебездә мөстәкыйль урман хуҗалыгын оештырган Рифкать Минталип улы Мотыйгуллин истәлегенә сквер ясадылар. Анда мәрхүм якташыбыз хакында мәгълүмат язылган мәрмәр плитә, яктырткычлар, эскәмияләр куелган, керү юлы ясалган. Скверда утыртылган зәңгәр чыршылар тамыр җибәргән дә. Мондагы яшеллек узган атнада тагын 17 төп алмагачка артты. “Летний”, “медовый” сортлы ике яшьлек үсентеләр өч-дүрт елдан җимеш бирә башлар, диделәр өмәдә катнашучылар.
Рифкать Минталип улы Мотыйгуллин Чирмешән урман хуҗалыгын 1991-2019 елларда җитәкләде.Ул урман хуҗалыгын оештыру, аның матди-техник базасын булдыру һәм ныгыту өчен күп көч куйган шәхес. Якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган урманчысы иде. Казанның 1000 еллыгы медале иясе, хезмәте өчен күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән. 2019 елда 59 яшендә вафат булды.
-Ул Бәркәтәдә туса да, балачагы, яшьлек еллары Шешминкада үткәнлектән, бу авылны бик ярата иде. Шунлыктан скверны Шешминкада ясарга булдык, монда участок урманчылыгы да бар. Идеямне авыл җирлеге җитәкчелеге, хезмәттәшләрем, күп кенә шешминкалылар да күтәреп алды, рәхмәт аларга. Сквер әтигә генә түгел, барлык урманчылар истәлегенә дә булсын, - диде мәрхүмнең улы, әтисенең эшен дәвам итүче, Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.
Шулай итеп Шешминка авылы үзәгендә, чиркәү янәшәсендәрәк шундый хәтер почмагы булдырылды.
-Мәрхүм Рифкать белән без чордашлар, ул миннән яшь ярымга гына олырак булса да, бергә уйнап-үстек, бер чорда мәктәптә укыдык, - ди Шешминка участок урманчылыгы җитәкчесе Николай Дорофеев. - Рифкать Минталипович таләпчән, гадел җитәкче, үз эшенең чын остасы иде. Аны үземнең остазым дип саныйм, мине - авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кешене урманчылык серләренә ул өйрәтеп калдырды. Ә сквер булдыру шәп идея. Бердән, бу урманчылар хезмәтенә хөрмәт билгесе, икенчедән, яшь буынны тәрбияләү үрнәге, якташларыбыз куйган хезмәтләрне онытырга ярамый, - диде Николай Дмитриевич.
Сүз уңаеннан, бүген Чирмешән районындагы урманчылык тармагында 80ләп кеше хезмәт куя. 36 мең 775 гектарда урман байлыгыбыз бар, анда күбрәк усак, юкә агачлары үсә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев