Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сергей Бочкарев Чирмешәндә алтмышлап хуҗалыкны сөтле итә

Бочкаревлар шәһәр тормышыннан “арынып”, баш-аяклары белән авыл мәшәкатенә чумганнар. Алар савым сыерларының баш санын сигезгәгә җиткерү планы белән кече ферма да төзегәннәр.

Сергей һәм Ольга Бочкаревлар 2014 елда, өч бала белән Нижневартовск шәһәреннән кайтып, Чирмешәндә төпләнәләр. Бүген инде гаиләдә биш бала үсеп килә.

-Мин Себер якларында нефть тармагында эшләдем, бирегә кайткач та вахта ысулы белән эшләргә тәкъдим иттеләр, тик моңа ризалашмадым, гаиләмне калдырып китәсе килми, - ди Сергей Михайлович. - Казахстан якларында авылда үскән малай буларак авыл тормышы мине үзенә күбрәк тартты. Беренче елда ук бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш утырттык. Кавын, карбыз да үстерәбез.

Тырыш, яшь гаилә иң элек тавыклар ала, аннан соң куяннар үрчетеп җибәрәләр, алар 200 башка  кадәр җиткән вакытлар да була. Малларга махсус абзар булмаса да, гараж дип төзелгән бинаны үзгәртеп, шунда кәҗәләр, дуңгызлар, үгезләр дә алып җибәрәләр.

Мөгезле эре терлекләр үрчетү нияте белән Бочкаревлар 45 метрга 6 метрлы зур  абзар төзеп куялар. Сергей бу эшләрне, тулысынча диярлек, улы Владислав белән башкарып чыга.

-Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева безгә программага керергә тәкъдим итте һәм киңәшләрен бирде, - ди йорт хуҗасы. - Июнь аенда 400 мең сум субсидия алдык. Район керамзит блоклар, цемент һәм такта белән ярдәм итте.

Бочкаревлар бүген өч сыер савалар, бер сыерлары ташлаткан, тагын ике тана сатып алганнар, үзләренең  бозаулары да үсеп килә, аларны да сыер итмәкчеләр.

Сыерларны аппарат белән савалар. Беренче елны сөтне дәүләткә сатканнар, ә хәзер инде үз клиентлары бар. Сергей һәр көнне, иртән һәм кич, яңа савылган сөтне заказ буенча илтеп бирә.

-Көннәр эсселәнгәч, кигәвеннәр күбәйгәч, сыерларның сөтләре кимеде. Май айларында, көнгә 14-15 өчәр литрлы банка сөт сатсак, хәзер 10 банка таратам, - ди Сергей Бочкарев. - Район үзәгендәге алтмышлап йортка сөт илтәм. Артып калган сөтне Ольга сепараторда аерта, эремчек ясый. Каймакка да, эремчеккә дә хуҗа табылып тора. Корт ясарга да ният бар.

Сыерлар көтүгә йөри, ә бозаулар, таналар әле өйдә тора. Фермер үзенә электр-көтүче сатып алган, шул көннәрдә, төп ярдәмчесе - олы улы Владислав белән аны урнаштырып бетереп, малларны көтүгә чыгарырга планлап торалар.

Бочкаревларның эш көне иртәнге сәгать биштә үк башлана. Сыерларны савып, алтыда көтү куыла. Хуҗабикә, заказ буенча, сөтләрне банкаларга тутырып суыта, ә хуҗа кеше аларны заказчыларга илтеп бирә. Әле малларга көндәлеккә печән дә чабасы бар. Аны бензочапкыч белән чабып, мотоблок белән алып кайталар.

Тәҗрибәле хуҗа кыш чыгарга күпме азык кирәген санап куйган - зур хуҗалыкка 90-100 төргәк печән, 10-12 тонна фураж кирәк булачак. Берсе 1000 сумнан 30 төргәк печәнне кайтарып өйгәннәр дә.

-Бу әле кирәкленең өчтән бере генә, печәнне җәй көне кирәк кадәр әзерлибез, ә менә ул кадәр фуражны сакларга урын юк, шуңа аны берничә тонналап кына алабыз, - ди Сергей. - Азык цехы төзү планы да бар. Эшне бераз булса да җиңеләйтү нияте белән абзарга су да керттек.

Малларны яшелчә белән сыйласаң сөте тагын да арта. Шуның өчен Бочкаревлар кабак, азык чөгендере, бәрәңгене дә күп үстерәләр.

-Даими табыш алу өчен сыерларның баш саны 8-10 баштан ким булмаска тиеш дип уйлыйм һәм аларның бозаулау вакытлары да төрле чорга туры килергә тиеш, - ди әңгәмәдәшем. - Хыяллар бар әле. Барып чыкса,Чирмешән йогуртын ясыйсы килә. Тик нинди генә эшкә алынсаң да, иң элек башлангыч капитал кирәк.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев