Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Садретдиновлар сөттән машина “ясыйлар”

Башта алар, үзләре әйтүенчә, кызык өчен генә бер тана асрыйлар, аны әти-әниләре бүләк итә.

Шуннан китә инде, тана сыерга әверелә, кызык өчен генә, ике үгез дә симертә башлыйлар. Маллар саны унбишкә кадәр җитә. Сыерларын күбәйтүгә җай да килеп тора, яңа туган бозаулары гел диярлек тана бозау була.

- Ирем, моннан 8 ел элек вафат булган Рәфыйк белән Себердә 10 ел торгач, Чирмешәнгә күчеп кайттык. Башта кечкенә вагонда торып, үзебезнең көч белән йорт салдык, - ди Мәдинә Садретдинова. – Икебез дә нефтьчеләрдә эшләдек. Үзем генә калгач, өч малай үстерәсе, укытасы, кеше итәсе бит, акчага тилмермәсеннәр, ятимлекне сизмәсеннәр дип, Түбән Чегодайда әти-әниләрдән калган, озак йозакта торган йортны кабат ачтык, сыерлар санын күбәйтеп, яңа абзар төзедек, иске каралтыларны да буш тотмадык. Малайлар эшкә өйрәнеп үсте, әле дә сыер да савалар, сөт тә аерталар. Алар хакында начар сүз ишеткәнем булмады. Өчесенә дә автомашина, берничә квартира алдык. Продукция саткач, керем бар бит.

Инде җиденче дистәне ваклаучы Мәдинә Габдрахман кызы Чирмешәндә яши, көн саен әллә ничә кат туган авылы Түбән Чегодайга барып кайта. Дөресен генә әйткәндә, көне шунда үтә. Сыерларын савып, көтүгә кугач, сөтен урнаштырасы да бар бит, мал асларын да чистартасы. Бүген бакчада да эшнең очы-кырые юк. Чөгендер, кабак, бәрәңге чүп үләннәрен яратмый. Бакчалары да әллә ничә җирдә икән.

- Мин сөтне каймакка, эремчеккә, катыкка, кортка, майга әйләндереп сатам, ди якташыбыз. – Сораучы күп, кайвакыт ризыкларым җитми дә кала. Ансат булсын, иртүк гел малайларны борчымас өчен, үземә дә җиңел машина алдым, аның белән, кая телим, шунда барам, бөтенебезгә бер УАЗга да утырам. Эшем бик иртә, бишенче яртыда ук башлана.

Бүген Садретдиновлар биш сыер, ике үгез, 15 сарык асрыйлар. Җиде баш бозауларын соңгы арада урнаштырганнар.

Бу кадәр малга, билгеле, азык та күп кирәк. Әнә былтыр 18 зур, 150 кечерәк төргәк, әле тагын 5 УАЗ әрҗәсенә төяп тә печән кайтарганнар. Фуражга Оренбург өлкәсенә барганнар, аннан алынган арыш һәм бодай кушылмасы - тритикале үгезләрне яхшы, тиз көрәйтә икән. Сыерларга атна саен диярлек арпа тарттыралар. Бу эшкә дә иренми Мәдинә Садретдинова, чөгендерне, кабакны да үзе тапата, моңа аерым ваклагыч аппараты бар.

- Районнан сөт саву аппаратын бушлай бирделәр, ул яхшы хезмәт итте, ди Мәдинә Садретдинова. – Бәлки әле яңасын да алырбыз. Җир участогын, милекне рәсмиләштергәндә кыенлыклар булмады. Хәзер бит мал асраучыларга бөтен яклап булышалар. Аннан соң авылларда күпме бакча буш?! Файдалан, үстер, керем ал, беркем бер сүз әйтми.

Ашаган мал өметле, аларның сыерлары бүген көн саен уртача 20-25 килограмм сөт бирә.

Рушан, Илшат, Ришат әниләренә төп эшләреннән бушаган арада ничек тә булышырга җай эзлиләр. Мәдинә Габдрахман кызы каядыр китсә, малларын аларга ышанып калдыра. Бер елны Кырымга ялга да җибәргәннәр үзен. Икесе геофизик аларның, берсе нефть системасында.

Кече малай Илшат гаилә корды. Заманча булсын дип, иң яхшы материаллар кулланып, мәш килеп, мунчаларын яңарталар, бәйрәмгә җыеналар. Бер башлагач, җыйнаулашып, Түбән Чегодайдагы өйләре янындагы иске абзарны сүтәргә, ишегалдын киңәйтергә телиләр.

- Барына да канәгать мин. Олыгаелды гына, барыбер арыта, мал тоту ансат түгел, ди бик оптимист, эштән тәм, мәгънә табып яшәүче кеше Мәдинә Садретдинова. – Алай да сыерларны бетермим әле. Аның бит кунагыңа, туганыңа ниндидер үз күчтәнәчеңне тоттырып җибәрүе дә рәхәт. Балаларыма булыша алуым да начар түгел. Дөрес, хәзер алар үзләре дә мине кайгыртып яшиләр, рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев