Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Республиканың баш урманчысы урманнарны уттан сакларга өндәде

Былтыр район урманнарында янгыннар булмаса да, аларга шушы куркыныч янардай урыннарда – әрәмәлекләрдә, кырларда 27 тапкыр ут чыгу очраклары теркәлгән. Бүген урманчылар өчен иң актуаль бурычларның берсе – шушы яшел байлыгыбызны ут хәвеф-хәтәрләреннән саклау. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешәнгә килгәч әйтте.

Язын ут чыгу куркынычы аеруча арта. Бигрәк тә коры үлән, салам калдыклары, чүп-чар яндыру, учак ягу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ташлап калдырылган гади генә тәмәке төпчеге дә – “кызыл әтәч” дусты. Министр әйткәнчә, урманнарны үстерергә өйрәндек, аларны уттан саклый да белик.

 -Әгәр ниятләгәннәребез барып чыкса, быел  Чирмешән урманчыларын урман янгыннарына каршы көрәшү, ут сүндерү өчен техника һәм кирәк-ярак белән җиһазландырылган махсус станция белән тәэмин итәчәкбез, - дип тә өметләндерде Равил Афраим улы.

Урманлы як без, яшел байлыгыбыз район территориясенең дүрттән бер өлешен - 36373 гектар мәйдан били. Урманчыларның узган елда башкарылган эшләренә йомгак ясау киңәшмәсендәге чыгышлардан мәгълүм булганча, әлеге тармакта: Чирмешән урманчылыгында һәм Чирмешән урман хуҗалыгында  барлыгы җитмешләп кеше үзенә эш тапкан. Район урманнарының 71 процентын усак агачлары тәшкил итә. Былтыр урманнар  20 гектарда яшь үсентеләр белән яңартылган, 10 гектары туфракны минеральләштерү ысулы, табигый юл белән яшәртелгән, ягъни ярылган буразналарга агачлар орлыкларын үзләре коя. Саннар телендә дәвам итсәк, 2021 елда Чирмешән урман хуҗалыгы 21984 кубометр   урман хәстәрләп, әлеге материалның 16427 кубометрын Алабугадагы агач эшкәртү заводына озаткан. Питомникта 400 меңләп карагай, чыршы, нарат, каен, имән үсентеләре үстерелгән. Ул үзебенең район ихтыяҗларына җиткән, хәтта башка районнарга да сатарга калган. Урманчылар питомникларда чәчәр өчен 1335 килограмм агач орлыклары да җыйганнар, бу планнан биш тапкырга диярлек күбрәк.

-Хезмәтегез өчен коллективка, җитәкчегез Алмаз Мотыйгуллинга зур рәхмәт. Әмма илдәге бүгенге вәзгыять, импортны алмаштыру - импортозамещение шартларында үз продукциягезне төрләндерергә һәм арттырырга тырышырга кирәк, - дип теләген белдерде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, киңәшмәдәге чыгышында.

Тагын бер бурычларның берсе - урманчылык эшендә замана алымнарын – компьютер технологияләрен куллану зарур. 

-Сервислар белән эшләү грамоталылыгыбызны арттырырга тиешбез – күбегез кесә телефоннарында  яза, эшли беләсез, шуның сыман, урман хуҗалыгы белән идарә итү сервисларын өйрәнү мөһим, - диде бу уңайдан министр Равил Кузюров.

Моның өчен урман хуҗалыкларында, шул исәптән бездә дә, компьютер базаларын яңарту планлаштырыла.

Киңәшмә ахырында иң уңганнарга Урман хуҗалыгы министрлыгының  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Безнең урманчылар республикада алдынгылар рәтендә.   

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев