Республика ярдәме июльдә була
Ел башыннан районда 5 миллион 504 мең 150 сум үзсалым акчасы җыелган, ягъни тиешленең 73,8 проценты.
Халыктан җыелган суммага июль аенда бер сумга дүрт сум исәбеннән, республика ярдәме кайтачак. Аның гомуми күләме 22 миллион 32 мең 600 сум була. Димәк, авыл җирлекләрендә килешенгән эшләрен башкару өчен 27 миллионнан сумнан күбрәк средство туплана. Ә 1 апрельдән соң җыелган үзсалым акчаларына республика ярдәме киләсе елда гына кайтачак.
Кармыш, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Туймәт, Лашман авыл җирлекләрендә үзсалым акчалары тулысынча җыелган. Димәк, алар планлаган барлык эшләрен дә быел башкарып чыгачак. Башка авыл җирлекләре дә бу юнәлештә яхшы эшләгән. Бары Мордва Афонькәсе (64,4 процент) һәм Чирмешән (58,6) авыл җирлекләрендә генә саннар районның уртача күрсәткеченнән түбәнрәк.
-Авыл җирлекләре башлыклары халык белән килештерелгән эшләрне башкару өчен документларын бүген үк әзерләп куярга тиеш, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Җыелган акчалар белән эшләрен башласалар да була. Планлаганның күпчелеген җәй көне башкарып калырга кирәк.
Үзсалым акчаларының байтак өлеше авыл урамнарын кыш айларында кардан арындыруга, урам яктырткычлары урнаштыруга, аларны карап торуга тотыла.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев