Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Республика көне уңаеннан Чирмешәндә бәйрәм оештырдылар

Әлеге тантана Яшьләр мәйданчыгында узды.

Бәйрәм аеруча балаларга күңелле булгандыр, монда алар өчен уен мәйданчыклары оештырдылар, аттракционнар эшләде. Хәтта бәйрәм концертын да балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ачып җибәрде, алардан соң район үзешчәннәре концерт номерлары тәкъдим итте.

Бу кичтә Яшьләр мәйданчыгы сәхнәсендә татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар яңгырады.

Республиканың 100 еллыгына да багышланган әлеге чарага килгән кунакларны юбилей торты белән дә сыйладылар.

Район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов чарага килүчеләрне бәйрәм белән генә котлап калмыйча, кайбер  райондашларыбызга бүләкләр дә тапшырды.

Казаннан килгән артистларның чыгышы да чирмешәнлеләрнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.

Чирмешәндә Республика көнен бәйрәм иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X