Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район башлыгыннан – бүләк

Түбән Чегодайда яшәүче, авыр тормыш хәлендәге күп балалы Юлия Шерстнева гаиләсе елның икенче яртысында да район газетасын укыячак. Аңа район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз исеменнән шундый бүләк ясады.

Ярдәмгә мохтаҗ Гөлия Гамированы, ул Әмирдә яши, “Безнең Чирмешән”гә район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов яздырды, яңалыклар белән даими танышып бару мөмкинлеге тудырды.

“Энерготехсервис” җитәкчесе Илдар Нуруллин исә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинны, гомумән, инде берничә ел шулай сөендерә, быел да, алдагы ярты елга, Бөек Җиңү көне алдыннан хөрмәтле авылдашына подписка карточкасы тутырды. Калган вакытта да, Лашманда яшәүче Габдулла бабайның хәлен белеп, булышып, бүләкләр китереп торалар.

“Якыннарыңа подписка бүләк ит!” акциясе дәвам итә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев