Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин иң күп тавыш җыйды

​​​​​​​Безнең районда да Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайладылар. Дөрес, бу әле төп сайлау түгел, ә “Бердәм Россия” партиясенең үз эчендәге сайлаулары гына иде.

Әлеге партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында әйтүләренчә, алдан тавыш бирү – праймеризда 2700 райондашыбыз катнашкан, ягъни барлык сайлаучыларның 18 проценты.

Сайлауларда катнашкан райондашларыбыз 40 нчы бер мандатлы Нурлат сайлауокругы буенча кандидатлар өчен түбәндәгечә тавыш биргән (монда берьюлы берничә кеше өчен тавыш бирергә мөмкин иде):

Дәүләтшин Ф.М. – яклап – 2459; 92 процент);

Сөләйманов Р.Ә. – 1080; 40 процент;

Әхмәтшин А.С. – 678; 25 процент.

Депутатлыкка кандидатларның бердәм сайлау округы республика исемлегендәгеләрдән (алар барысы 102 кеше) безнең районда иң күп  тавыш алучылар:

Мөхәммәтшин Ф.Х. - яклап – 87 процент;

Әхмәтов М.Г. – 84 процент;

Чагин В.Г. – 60 процент;

Әминов И.Ю. – 56 процент;

Камалтынов Ю.З. – 55 процент.

Кабат искә төшерик, бу сайлауларда, алдан тавыш бирүдә ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатлар-кандидатуралар өчен генә тавыш бирдек. Быел көз, 8 сентябрьдә булачак сайлауларда, билгеле, аларның барысы да катнашмаячак. Кандидатларны соңрак белербез.

Районда бу сайлауларда алты санау участогы оештырылды. Аларда икешәр бюллетень алып, яшерен тавыш бирделәр. Күпчелек участокларга төшкә кадәр үк килде.

Менә шулай, депутатлыкка кандидатларны партия әгъзалары һәм партиясезләр бәясе аша сайлап алуны “Бердәм Россия” партиясе генә үткәрә.

-Булачак депутатларга актив эшчәнлек, барыбызга да саулык телим, - ди Иске Үтәмештәге санау участогына Шешминкадан килгән Федор Дорофеев.

-Сайлауларда катнашкан һәркемгә рәхмәт, - ди “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты секретаре Алмаз Закиров. -Тавыш биреп, алар актив тормыш позициясендә булуларын расладылар.

 Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев