Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Печән өюнең дә тәртибе бар, диләр чирмешәнлеләргә

Авыл кешесенең кызу көннәрдә янып-пешеп әзерләгән печәне, янгын чыгып, мизгелләр эчендә көлгә әверелергә мөмкин. Әлеге мал азыгы запасларын уттан ераккарак “яшерүең” хәерле.

Бу хакта районның янгын күзәтчелеге белгечләре дә искә төшерә. Шуның өчен печән хәстәрләү эшләрендә катнашучыларга ут куркынычсызлыгы хакында аңлату мөһим. Гади генә кагыйдәләр инде, сүндерелмәгән тәмәке, шырпы  - ут чыганагы. Моннан тыш:

- Печән, саламның яшен кайтаргыч булган мәйданда саклануы мөһим, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. -Печән складлары  ферма биналарыннан  кимендә 150 метр ераклыкта булырга тиеш. Аларны электр үткәргечләре линияләре астына ни өчен өяргә ярамаганлыгы  болай да аңлашыла: фаҗига өчен бер кыска ялганыш, бер чаткы җитә. Шуңа күрә эскертләр белән электр линияләре арасы кимендә  15 метр булсын. Печәнне тораклар янындагы  абзар түбәләренә өяргә рөхсәт ителми.

Азыкны транспортта алып кайтканда исә, олау биеклегенең 4,5 метрдан  артмавы таләп ителә. Печән җыю, өюдә катнаша торган техникаларның чаткы сүндергечле  һәм янгын сүндергечләр белән җиһазланган  булуы шарт. Майлары, ягулыгы агып-тамып йөргән, төзек булмаган техника андый урыннарда шулай ук – ут чыганагы. Аннан балаларны ут-күздән саклау турында да онытмыйк.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X