Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Павловкада ике йортның тәрәзәсендә генә ут яна

Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда соңгы 90 елда югалган авыллар саны 1400 гә җиткән. Тиздән әлеге исемлеккә Шешминка авыл җирлегендә урнашкан Павловка һәм Нагай авылларын да кертергә мөмкиннәр.

Һәрбер авылның үзенең тормыш юлы һәм һәркайсыныкы төрлечә. Павловка авылына  1926 нчы елны нигез салынган диләр. Авылның исеме Ишлинкадан беренче күченеп килгән Павловлар гаиләсенең фамилиясеннән килеп чыккан. 20 нче елларда биредә 30 дан артык йортта 150 чамасы кеше гомер иткән. Шуннан соң халык саны гел азаеп бара. Бүген авылда өч ир-егет гомер кичерә.

Михаил Павлов һәм Геннадий Семенов без килгәндә мунча түбәсен ремонтлыйлар иде (көчле яңгыр вакытында шиферын җил алган).

Семеновлар авылның бер башында яшәсәләр, Павловның йорты икенче башта икән. Ун еллап элек кенә дә монда биш-алты йорт булган, хәзер менә шул ике хуҗалык кына калган.

-Бу йортта улым белән яшибез, ул бүген эштә, - диде Геннадий Григорьевич. – Шешминкага күчәргә кыстап карадылар да, әби – бабай, әти – әни яшәгән урыннар булганга күрәме, җан монда тарта, юк, китәсе килми.

Ул сүзчәнрәк булып чыкты, әңгәмәне, нигездә, аның белән кордык. Михаил Константинович күбрәк без сөйләшкәнне тыңлап утырды, сирәк кенә авылдашының сөйләвенә төзәтмәләр кертте.

-Заманында Павловка аерым колхоз иде, авылда сыер, ат фермасы бар иде, куяннар да асрадылар. Михаилның бабасы – Степан Семенович Павлов рәис вазыйфаларын башкарды, - ди әңгәмәдәшем.

Хәер, кайчандыр поселокта кибет тә, тимерче алачыгы да булган. Ә менә зираты юк, вафат булган кешеләрне күрше Шешминка авылы зиратында җирләгәннәр.

-Безнең авылда балалар бик күп иде, һәр йортта 7-8 үстеләр, -дип дәвам итте сүзен Геннадий Григорьевич. –Берничә дистә бала Шешминка мәктәбенә укырга йөрде. Беләсезме, безнең кечкенә генә поселокта гармунчылар күп иде. Йорт саен диярлек гармун булгандыр. Бәйрәмнәрдә менә шул гармуннар тавышы еракларга таралды. Ә хәзер минем гармуным ялгыз калды. Кайбер чакта, эч пошканда  аны кулыма алам. Тавышы гына моңсу чыга кебек.

80 нче еллар ахырына авыл янәшәсендә газүткәргеч  сузалар, тик Павловка халкы “зәңгәр ягулык” кертүдән баш тарта. Геннадий Григорьевич әйтүенчә, шуның белән авылның гомерен күпкә кыскарталар. Хәзер алар кышын мич ягып өй җылытырга мәҗбүр. Тагын бер баш бәласе - ашарга пешерү өчен газ плитәсенә баллон табу. Азык – төлек артыннан абзыйлар күрше Шешминка авылындагы кибеткә баралар икән. Үзләренең “транспортлары” бар - Геннадий Григорьевич: “Авылда атсыз булмый”,- ди. Гомумән, аның хуҗалыгы зур: кәҗәләре, дуңгызлары, тавыклары бар, бакчасына да байтак яшелчә утырткан. Тавыкларны бикләп тота икән, төлкеләр көпә-көндез авыл урамына кереп йөриләр. Шулай да биредә хатын-кыз кулы җитешеп бетми.

-Йортта хуҗабикәсез авырдыр?- дип куйдым сүз ара.

-Анысы шулай, тик газ булмаганын беләләр дә, баш тарталар, бүген кемнең утын ягып торасы килсен, - ди Геннадий Григорьевич.

-Суны каян аласыз?

-Элек монда кое бар иде, әмма аның чиләген дә, чылбырын да урлап киттеләр. Хәзер инде үзебезгә кое казытып, насослар куйдырдык.

-Авылда туып-үскән, хәзер шәһәрдә яшәгән кешеләр авылга кайталармы соң?

-Үзегез күреп торасыз, йортлар ишелеп беткән. Шулай да авыл халкын бер җыймакчы булган идек. Барып чыкмады. Кайберәүләр зиратка кайтып китәләр, ишетеп торабыз, ләкин авылга кереп тә чыкмыйлар.

Абзыйлардан ерак түгел генә урнашкан Нагай поселогы турында да сораштым. Бүген анда бер йортта бер ир-егет яши икән. Шунда кадәр килеп җиткәч, анда да сугылыргаисәп бар иде, йорт хуҗасы гына өйдә булмады. 

Шунысы кызык күренде, “Павловка” дигән табличка бар, ә менә “Нагай” дигәне юк. Әллә поселок югалган авыллар исемлегенә кердедәме икән?

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев