Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Отставкадагы полковник Бәркәтәдәге авылдашларына шәп бүләк ясады

Отставкадагы полковник Наил Мостафин Бәркәтәдә яшәүче күп балалы гаиләгә “Безнең Чирмешән” район газетасына подписка бүләк итте.

Биш бала – дүрт кыз, бер ул тәрбияләп үстергән  Розалия һәм Элимдар Абиевлар гаиләсенә быелның икенче яртысында бүләк газета киләчәк.

-Авылдашларым район хәбәрләре белән танышып барсыннар. Бүләгем күп балалы гаиләгә бераз ярдәм, сәдакам булсын, - ди район үзәгендә яшәүче, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Фоат улы.

Әлеге изге гамәле һәм район газетасын шулай зурлавы өчен,  отставкадагы полковник, РФ һәм ТР  эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре Наил Мостафинга бик зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев