Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өч көндә 30 чирмешәнле сан алуда катнашкан

15 октябрьдән җанисәп алу башланды. Беренче өч көндә  халык бу мөһим кампаниядә дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашты. Бу көннәрдә районда 30 кеше сан алу мәгълүматлары тутырган.

-Бу мәгълүматлар 18 октябрь иртәсенә. Алар эшкәртелергә 2-3 көн вакыт кирәк, саннар шуннан соң гына безнең отчетта күренә, - диде халык санын алу буенча райондагы вәкил Гөлфия Гыймранова. – Дүшәмбедән сан алучылар үз участокларына чыгып китте, сез аларны өйләрегездә көтегез. Әгәр өегезгә килүләрен теләмәсәгез, дәүләт хезмәтләре порталы аша яки махсус исәпкә алу участогына бару ысулын да сайлый аласыз.

Районда алты махсус участок (Чирмешәндә күп функцияле үзәк, Чирмешән, Лашман, Яңа Кади, Югары Кәминкә, Шешминка авыл җирлекләре биналары) эшли. Чирмешәндә теләсә кайсы вакытта күп функцияле үзәккә килеп җанисәп уза аласыз.

Халык санын исәпкә алу кампаниясендә районда бер вәкил, алты контролер һәм 35 сан алучы эшли. Чирмешәндә сан алучылар – 12, һәр авылда да исәпкә алучы билгеләнгән.

-Сан алу барышында, 12 һәм 14 нче сорауларга җавап биргәндә аеруча игътибарлы булыгыз, - ди Гөлфия Әхәт кызы. – Монда сезнең нинди милләт кешесе икәнлегезгез сорала.

фото: Гөлфия Гыймранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев