Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нагорный, Саминовка авыллары халкы суны әле дә коедан ала

Газетаның узган саннарының берсендә авылларда үткән җыеннарда су проблемасын хәл итүне сораучылар булмады, дип язган идек. Әмма алай ук түгел икән шул, районда суның йортларга үткәргечләрдән килүен көтүчеләр дә бар.

Саминовка һәм Нагорный поселокларында яшәүчеләр суны әле дә үзләрендә казылган, борауланган кое-скважиналардан алалар. 2019 елда Сосновканы сулы иткән кебек,   бу авылларда да әлеге проблеманы хәл итү өчен район, республика булышлыгы кирәк. Ульяновка авыл җирлегендә узган халык җыенында җирлек башлыгы Самат  Шәмсетдинов  шулай дип белдерде.

-Безнең 33 хуҗалыклы  Саминовка авылында – 66, 30 йортлы  Нагорныйда 59 кеше яши. Бүген шушы  халыкны  үзәкләштерелгән  челтәрләрдән килә торган су белән тәэмин итү зарур, -  ди авыл җирлеге башлыгы. - Су кертүгә, торбалар сузуга проект-смета  язулары әзер,  алар экспертиза да үткән. Хәзер, эшне башкарып чыгу өчен,  республика программасына керү мөһим, быелга бу барып чыкмады. Әмма өметне өзмибез әле, бәлки республика җитәкчелегеннән аерым ярдәм булыр.  Бу эшләргә барлыгы 19 миллион сум акча таләп ителә.

Юллар – аерым тема. Ульяновка авыл җирлегендәге торак пунктлар эчләрендә юллар озынлыгы 14,3 километр тәшкил итә, шуларның яртысыннан күбрәге  каты өслекле, ягъни аларга асфальт яки вак таш түшәлгән. Хәзер Ульяновкада – дүрт,  Сосновкада -  ике, Нагорныйда бер урам юлын, Девичья Полянада өлешчә  330 метрлар арада яхшы юл ясыйсы бар.

-Тик, кызганыч, аларның берсе дә быелгы программага кермәде. Шулай да  үзсалым акчасына “иң нечкә” урыннарда юлларны  тигезләргә тырышачакбыз, - ди Самат Шәмсетдинов.

Девичья Поляна авылына керү уңаендагы  гидротехник корылма – буа плотинасы да ремонт көтә. 1978-1979 елларда төзелгән объект авария хәлендә. Җирлек башлыгы әйтүенчә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аша, аны ремонтлауны 2022 ел планына кертү буенча конкрет  эш алып барыла.

Ульяновка  авылындагы җыенда шушы авыл кешеләре: Дмитрий Ермолаев  чиркәү алдында һәм Юрий Иванов зират юлында бер өлеш мәйданнарны асфальтлау җаен табып булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу яктан булышырга өметләндерде. Девичья Полянадан Татьяна Аркадьеваның сыер саву аппараты алу чыгымнарын капламаганнар. Сосновка мәктәбендә территорияне кардан чистарту җайланмасы кирәксенәләр. Гомумән, район җитәкчелеге, югарыда аталган проблемаларны, гозерләрне халыктан үзе ишетеп китте. Әлбәттә, халык эшләнгәннәрне күрә дә белә. Авылдагы төзелешләр, башкарылган гамәлләр өчен, җыенда аларның район, авыл җитәкчелегенә кат-кат рәхмәт әйтүләре – шуңа дәлил.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Уляновка авылы мәдәният йортының стеналарын җылытып, матурлап тышлау мәшәкатьләре башланды. Аны республикадан бирелгән акчага эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев