Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мунчалар аккан Иске Үтәмештә республикадан ярдәм көтәләр

Көчле яңгырлар аркасында зур зыян күргән Иске Үтәмеш халкы акрын гына үз тормыш рәвешенә кайта. Һәркем йорт, бакча тирәсен җыештыра, кайбер эшләрне өмә белән җиңдерәләр.

-Шөкер, авылда электр, газ, су да бар, өзеклек озакка сузылмады, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Әллә ничә өмә үткәреп, эченә кадәр су агып кергән кибет янын, Атау чишмәсе тирәсен дә чүп-чардан арындырдык. Өмәләр әле тагын булачак. Йортлары тирәсендә әллә кайлардан чүп агып килгәннәргә трактор арбасы куябыз. Мәчет тирәсен матурлыйсы бар. Ә менә Атау күперен үз көчебез белән генә төзәтә алмыйбыз, республика булышлыгына өметләнәбез. Дөрес, аны вакытлыча йөрерлек ясадык. Газ линиясенең зыян күргән торбаларын да терәкләргә кертәсе, беркетәсе бар.

Иске Үтәмештә су басу  мал-туарга да зыян китергән: казыкка бәйләп куелган бер сыер, бер тай, берничә сарык үлгән, су өч мунчаны, бер келәтне агызып киткән. Унсигез йорт аеруча нык зарар күргән. Инде алар буенча актлар төзелә, зыян күләме ачыклана, документлар эшләнә. Комиссия материаллары Казанга җибәреләчәк.

-Газ линияләрендә терәкләрдән төшкән торбалар якын көннәрдә урыннарына күтәреләчәк, терәкләр ныгытылачак. Бу эшкә су баскан җирләрнең юеш булуы гына комачаулый, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. –Күпер буенча да чишелеш булырга тиеш, хәзер аның бүгенге хәлен тикшерү, документлаштыру, эш күләмен ачыклау сорала. Иске Үтәмештәге бу хәл турында республика хөкүмәте дә белә, аннан ярдәм көтәбез.

Гагарин, Мичурин, Тынычлык, Гафиятуллин урамнарында яшәүче Айсылу Хөсәенова, Ирек Галләмов, Гүзәл Локманова, Миңнегөл Әбделгалимова,Илгиз Газизов, Наил Зарипов, Рәшит Вилданов, Зөлхия Әхсәнова, Илдус Гыйниятуллин, Әнвәр Даутов, Радик Галләмов, Әсхәт Мингалимов, Рәфис Сәдретдинов, Рәзифә Галиева һәм кайбер башкалар да яңгыр суларыннан зыян күргән: кайсының мунчасы аккан, коймалары, капкалары, бакчалары, чәчүлекләре зарарланган, маллары харап булган.

Бу авыл җирлегендәге Иске Сережкинода нәкъ шул кичтә көчле су агымы Олег Ермишов, Зоя Колесниковаларның һәм тагын берничә хуҗалыкның коймаларын агызган. Иске Үтәмештә элемтә бүлекчәсе бинасы ул көннәрдә карарлык түгел иде, аны эшләрлек хәлгә китергәннәр.

-Әле һаман бәрәңге чәчә алмыйбыз, беренче кат чәчкәне шытмасмы, дибез. Булмас инде, чөнки җир нык тыгызланган, анда мотоблок белән дә эшли алмадым, - ди Рафик Әхтәмов. –Бакчадан һәм территориядән берничә арба чүп-чар түктек. Чәчүлекләрне су юды.

Бәрәңге дигәннән, район мәчетләре искеүтәмешлеләргә, рәхмәт яусын, бәрәңге орлыгы җыеп китергәннәр, аны кирәксенүчеләргә бирәләр. Бик мохтаҗларга бераз акча да җыелган.

Алда язылганча, Иске Үтәмештә өмәләр еш була. Кайберәүләр, әйткәнне дә көтеп тормыйча, авылдашларына актив булышалар, күмәк эштә теләп катнашалар. Авыл җирлеге Советы андыйларга бик рәхмәтле. Ходай язса, республика һәм район да тагын ярдәм күрсәтсәләр, бу авыл урамнары элеккеге кебек ялт итеп торыр, күпер дә ясалыр, су буйлары чистарыр, бакчаларда, узыша-узыша, бәрәңге һәм җиләк-җимеш үсәр. Табигать башка авыр сынаулар бирмәсен дә, исәнлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев