Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мәснүга апаның поезд да, самолет та күргәне юк

    Светлогорск...Биредә рус, татар, чуваш, мордвалар 60 елга якын дус, тату яшиләр, барлык халыкларның да милли һәм дини бәйрәмнәрен бөтен авыл белән билгеләп үтәләр.

    Урман арасында урнашкан поселокка биредә яшәүче Рәзилә һәм Фәрит Мортазиннар гаиләсендә малайлары туу һәм яшьләрнең монда йорт сала башлаулары турында  хәбәрне ишеткәч барасы  теләге туды.

    Йортның нигезен авылга килеп керү белән күреп алдык. Биредә байтак эш башкарылган: мунча да ясап куйганнар, гараж да күтәргәннәр. Төзелешне дәвам итәргә материаллары да бар әле.

    Гомумән алганда, бу авылда йортлар сирәгәйгән. Ташландык йортларны чүп үләннәре баскан. “Светлогорский клуб” дип язылган бина янындагы эскәмиядә берничә кеше утырып тора. Сишәмбе көнне авылга Иске Кадидан товар алып киләләр икән, шуны көтеп торучылар булды. Авылда  кибет бар, ләкин андагы ассортимент ярлырак, диделәр.

    Клуб мөдире Рафик Бикулов та эш урынында. Светлогорскида туган егет авыл тарихын яхшы белә. Поселок – леспромхоз 1962 нче елны барлыкка килгән, торак пункт буларак 1963 нче елны теркәлгән. Бирегә беренчеләрдән булып Нурлат районы урманчылары күчеп килгән. Поселокка нигез салганда ул Октябрь районы составына кергән, 1965 нче елдан - Чирмешән районында.

    Элек авылда сигезъеллык мәктәп булган. Бүген социаль объектлардан клуб һәм ремонтланган  бинада урнашкан ФАП бар. 2020 нче елда биредә яңа клуб төзергә планлаштыралар.

    -Абый 1965 нче елны мәктәпкә укырга керде, алар 1 нче класста 27 иделәр, - ди Рафик. – Бүген монда 15 йортта 35 кеше гомер кичерә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр.

    Рафик техникум тәмамлап, авылга кайта, мәктәп ябылганчы  физкультура һәм хезмәт дәресләреннән керә, аннан соң клуб мөдире булып урнаша.

    -Авылны бик яратам. Моннан китәсем килмәде, - ди Рафик.

    Авылның иң өлкән кешесе - 1936 нчы елгы Мәснүга апа Җиһангирова Лашманнан булып чыкты.

    Без клуб мөдире белән сөйләшкән арада “күчмә кибет” тә килеп җитте. Авыл халкы, шул исәптән Мәснүга апа да, тиз арада кирәк –яракларын сайлап алдылар.

    Мәснүга апа белән шунда ук утырып әңгәмә кордык.

    -Монда 60 нчы еллар башында ук килдек. Башта баракларда яшәдек, бер бүлмәгә 2-3 гаилә урнаштыралар иде. Аннан соң халык аерым йорт төзи башлады. Урман, баткаклык, и-и, нуҗаландык та инде. Без дә ирем Мидхәт белән ( ул 1985 нче елны вафат булган) өй салдык, монда төпләнеп калдык,  - ди Мәснүга апа. – Дүрт бала үстердек, шуларның берсе генә авылдан  китте, өчесе биредә яши.

    Леспромхозга эшкә төрле төбәкләрдән төрле милләт халкы килгән. Мәснүга апа авылда нинди дә булса низаг килеп чыкканын хәтерләми. “Бик дус яшәдек, бер-беребезнең телләрен өйрәнеп, бәйрәмнәрне бергә билгеләп, балаларны бергә үстереп гомер иттек”, - ди авылның “аксакалы”.

    Ул озак еллар ашханәдә эшләгән, утын ягып, плитәдә аш пешергән.Урман яру цехында эшләүчеләрне. “командировочныйларны”, мәктәптә белем алучы балаларны – барысын да, алар кайчак 100 кешегә җиткән көннәр булган,  ашатканнар.

    -Минем авылдан чыгып йөргәнем булмады дисәм, былтыр беренче тапкыр Бөгелмәгә санаторийга бардым, - ди Мәснүга апа. – Самолет та, поезд та күргәнем юк. Анысы үкенечле дә түгел, ә менә Казанны күрәсем килгән иде.

    Бүген Мәснүгә апа ике улы –Азат һәм Илдус белән гомер кичерә. Кызы Мәйсәрә дә гаиләсе белән авылда яши,  пилорамада мастер булып эшли икән, ул әнисен каршы алырга килде.

    Мәктәпне тәмамлап, яшь кыз һөнәр үзләштерү нияте белән Яр Чаллыга китә. Ике-өч көннән соң туган авылына әйләнеп кайта һәм шунда кала да инде.

    -Без бит урманда туган балалар, - ди елмаеп кына Мәйсәрә. – Табигатебез башка. Балачактан ук урман һавасын сулап үстек, тынычлыкка өйрәнелгән. Шуңа да миңа шәһәр тормышы килешмәде.

    Дөресен әйткәндә, Рафик белән Мәйсәрәне цивилизациядән еракта урнашкан поселокка “ябышып ятуларын” аңлап бетерү авыр булса да, бу кешеләргә ихтирам артты гына.

    Светлогорскийда тагын бер матур гаилә – Мортазиннар гаиләсе белән якыннан таныштым.

    Фәния һәм Самат Мортазиннар биш бала: дүрт малай һәм бер кыз үстергәннәр. 33 ел бергә гомер итәләр. Һәм, туган җирләре булмаса да, Светлогорск поселогын бик яраталар. Икесе дә леспромхозда эшләгәннәр. Хуҗабикә бүген инде лаеклы ялда, ә Самат абый урманчы вазыйфасын башкара. Олы уллары Фәрит, аның  хатыны Рәзинә, икенче уллары Фәнис тә  әти-әниләре  белән бергә яшиләр. Күптән түгел яшьләрнең беренче сабыйлары – уллары Ильяс туган. Фәрит - урман мастеры, Фәнис тракторчы булып эшлиләр. Сәгыйть гаиләсе белән - район үзәгендә, Салават һәм төпчек кызлары Чулпан Түбән Камада яшиләр.

    Яшь гаилә авылда калырга ниятләгән, шуңа биредә йорт сала башлаганнар. Кызганыч, алар белән күрешә алмадым, больницага киткән иделәр. Ләкин, оясында ни күрсә очканында шул булыр, диләр халыкта. Күренеп тора, Мортазиннар уңган, булдыклы гаилә. Йорт алдында берничә данә техника тора. Маллар асрыйлар. Бакчаларында, чүлмәкләрдә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Монысы Фәния апаның яраткан шөгыле икән.

    -Улларыбыз республика программасына керделәр, йортны күтәрә башладылар, әмма субсидия тоткарлана шул. Гайрәтләре кайтып, китеп бармасалар инде, - ди йорт башлыгы Самат абый. Үзе дә, хатыны да гомере буе шунда хезмәт куйгач, поселокның киләчәге өчен борчыла ул.

    Самат абый намуслы хезмәте өчен  күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүген дә эше турында яратып сөйли.

    -Форсаттан файдаланып, урман хуҗалыгының элеккеге җитәкчесе Рәфкать Мотыйгуллинга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул безнең гаиләгә, безнекенә генә дә түгел, башкаларга да, үз вакытында бик ярдәм итте. Яхшылык онытылмый бит ул, - диде Самат Мортазин.

    Автор фотолары 

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: