Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мордва Афонькәсе авылында буш йортлар саны арта бара

Мордва Афонькәсе авылына бардым. Күптән бу якларда булган юк иде. Әлеге сәфәрдән соң әллә ничек эш пошып калды. Урам саен - буш иске йортлар. Кайсы җиргә сеңгән, кайсы бөтенләй яшәргә яраклы түгел.

Ә бит кайчандыр бу авылда да тормыш кайнап торды. Бирегә башкаладан килгән кунакларны алып киләләр иде, чөнки Мордва Афонькәсендә районда мордва телендә белем бирүче бердәнбер мәктәп эшләде. Ә мәктәп яны участогы районда иң яхшылардан саналды. Килүчеләр мондагы музейның байлыгына гаҗәпләнеп китә иде.

Авыл мәдәният йорты каршында оешкан “Умарина” вокаль ансамбле – районда гына түгел, республика күләмендә уза торган чараларда чыгыш ясап призлы урыннар яулаган коллектив. Алай гына да түгел, 50 елдан артык тарихы булган ансамбль кызлары 1984, 1988 елларда Эстония сәхнәләрендә дә чыгыш ясап кайтттылар.

-Кызганыч, бүген авылда эшләү бик авыр. Кем белән эшләргә?! Монда кеше калмады бит. Авылдашлар арасында иң яшь пар – 45 ел бергә гомер итүче Анатолий һәм Татьяна Семкичевлар, - ди 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы, соңгы елларда мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья Семкичева. – Яшьләр читкә китә шул. Югыйсә, юлларыбыз да яхшырды. Яңа ФАП, клуб бар.

Ә менә мәктәп һәм кибет юк. шәхси эшмәкәр атнага бер тапкыр район үзәгеннән товар алып килә, халык кирәк-яракны аңардан ала. Дөрес, авылда киләсе елда республика программасы кысаларында сәүдә ноктасы төзергә ниятлиләр, моның өчен урын билгеләнгән, документлар әзер. Яшьрәкләр, йомышлары төшсә, район үзәгенә барып кайталар. Маршрут автобусы көн дә йөри.

Авыл җирлегенән хәбәр итүләренчә, Мордва Афонькәсендә 60 тан күбрәк буш йорт исәпләнә. Рәсми мәгълүматлар буенча, 57 йортта 105 кеше теркәлгән, чынбарлыкта - 30 йортта 60 ка якын кеше яши. 40 ел элек авылда 200гә якын йорт исәпләнгән, 545 кеше яшәгән...

-Дөрестән дә, авылыбыз картая. Бүген биредә гомер итүчеләрнең күбесе пенсия яшендә, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. – Яшьләрнең авылдан китүләренең төп сәбәбе – эш юк. Торак төзергә дә бик авыр, кыйммәт. Ә шәһәрдә яшьләргә - эш тә, ипотекага торак алырга мөмкинлек тә бар. Хуҗасыз йортларга килгәндә, алар аерым бер проблема. Чөнки бер яктан күбесе ана капиталына алынган, шуңа да хуҗалары бар кебек, әмма аларның авылга аяк басканнары юк. Ул йортларны чүп үләннәре басып китә, мөмкинлектән чыгып, без аларны чабарга тырышабыз.

Александр Ивановичның әнисе Лидия Михайловна 1953 нче елны бу авыл егете Иван Кузьмичка тормышка чыга. Алар 30 елга якын бергә гомер итәләр. 12 бала: биш малай, җиде кыз тәрбияләп үстереләр. Митяевларның биш кызы укытучы һөнәрен сайлый.

-Балаларыбыз авыл мәктәбендә белем алдылар. Мордва телендә укыдылар, - ди Лидия Михайловна. – Аллага шөкер, барлык балаларым да тәртипле булып үстеләр, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, тормышта үз юлларын таптылар. Үзем колхозда эшләдем. Элек авылда тормыш гөрли иде. Йорт саен дүрт-биш бала үсте. Авылыбызны кызганам. Картаябыз. Яшьләр калмый шул бездә. Ә авылыбыз матур урында урнашкан, халкы бик әйбәт, туфрагы уңдырышлы, бакчаларыбызда мул уңыш үсә.

Лидия Михайловна бүген улы белән гомер кичерә. Тагын бер кызы авылда гаиләсе белән яши. Калган балалары читкә киткәннәр, ләкин әниләре янына еш кайталар. Әле бүген дә йорт тулы кунак, кызлары, онык-
лары, оныкчыклары монда. Лидия Митяева бай әби, 19 оныгы, 23 оныкчыгы бар.

Сүз уңаеннан, Мордва Афонькәсе Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Павел Цаплинның туган авылы. Авылның фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, авыл җирлеге Советының яңа бинасы урнашкан үзәк урам аның исемен йөртә. 

Мордва Афонькәсе авылында Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев та булган. Бу турыда безгә Мордва Афонькәсе мәктәбендә 27 ел директор булып эшләгән Екатерина Ивановна Митяева сөйләде.

-Ул безнең музейны, мәктәбебезне мактап киткән иде, - ди Екатерина Ивановна. – Мордва Афонькәсе мәктәбендә узган гасырның 70 нче елларында 250ләп бала белем ала иде, ике сменада укыдык. Сыйныф саен 30 ар бала булды. Укытучылар коллективында гына да 17 кеше иде. Бездә, аеруча, туган телне саклап калуга зур игътибар бирелде. Бүген элеккеге мәктәп бинасы яныннан үтеп киткәндә дә йөрәгем әрни. Мәктәпне япмаган булсалар, авыл мондый тизлек белән картаймас иде.

фото: автор

Мордва Афонькәсендә буш йортлар торак йортларга караганда күбрәк (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев