Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмиргә кайтучыларны ак күгәрченнәр каршы ала

    Әмир яныннан узып йөрүчеләр, авылга кайтучылар юлда, борылышта утырып торучы ак күгәрченнәрне күрми калмаганнардыр. “Кайдан очып килгәннәр, нишләп монда торалар бу кошлар?”- диләрдер.

    Әмир авылында бер генә кеше - Гөлшат Әгъләмова гына күгәрченнәр белән мавыга. Бу мәсьәләгә ул гына ачыклык кертә аладыр дип, аңа шалтыраттым.

    -Бу кошларны безгә Себердә яшәүче туганнарыбыз тартмаларга салып, йөк машинасына куеп җибәрделәр, - ди Гөлшат. -Алар авылга кадәр исән-сау кайтып җиттеләр, әмма машинаны бушатканда, бер тартма очраклы рәвештә ачыла һәм 20 гә якын күгәрчен очып китә. Алар авыл очындагы урынга барып куналар. Беренче тукталышлары шунда булганнан, шул урыннан ерак китмиләр.

    Гөлшат 10 елга якын ак күгәрченнәр асрый. Күп түгел, кетәклектә сигезәү генә алар. Якташыбыз бу кошлар турында бүген инде бик күп белә. Әйтик, күгәрченнәрнең 800 токымы билгеле икән. Арасында декоратив та, ит өчен асрый торганнары да бар, очарга яратучылары да, ояда гына торучылары да. Себердән кайткан кунаклар исә очучы (полетные) икән. Сөйләп кенә булмый шул, күгәрченнәрне карарга да кирәк: вакытында ашатырга, ояларын чистартып торырга, башка вак-төяк мәшәкатьләре дә бар.

    -Күгәрченнәрне күңел өчен асрыйбыз, - ди Гөлшат. -Үзенә күрә бер хобби. Балаларга да – шөгыль. Аннан соң алар артыннан күзәтергә дә кызык, кошлар белән “сөйләшеп – гөрләшеп” аласың да, тынычланып каласың.

    Күгәрчен асрауның да серләре бар икән, мәсәлән, бер төр күгәрченне икенче төр белән кушарга ярамый, ата яисә ана күгәрчен баласы белән кушылырга тиеш түгел икән, кош баласы гарип булырга мөмкин.

    Районыбызда күгәрченнәр асраучылар тагын бар икән, алар аралашып, тәҗрибә уртаклашып торалар.

    Ә Әмир янындагы ак күгәрченнәргә килгәндә: “Бәлки бәрәрсенә кирәктер, асрап карамакчы булсалар, килеп тотсыннар иде, без каршы түгел”, - диде Гөлшат Әмин кызы.

    Архив фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: