Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә Сабантуйга сөлге җыйдылар

Сабантуй гына булсын, Әмирдә бәйрәм җиңүчеләренә кайбер бүләкләр әзер дә.

Райондагы кайбер башка авыллардан аермалы буларак, монда сөлгене гел апрель башында ук җыялар.

Быел армиягә китәргә яше җиткән егетләр икәү – Руслан Мәҗитов һәм Айрат Зыятдинов бүген игътибар үзәгендә. Агач колгага кызлар чиккән, хушбуй исе сеңгән кульяулыклар иң элек аларга бирелде. Егетләр өчен бәһасез бүләк!

-Без әле армиягә бармыйбыз, Шентала медицина училищесында тагын ике ел укыйсы калды, - диләр булачак ил сакчылары.

Егетләр алмаш-тилмәш күтәреп йөргән, инде шомарып беткән, яргалана ук башлаган егерме еллык колгага соңгы елда кавышкан – гаилә корган Ранис һәм Гөлинә Хафизовлар бүләк иткән чигүле сөлге эленде. Көн дәвамында аның янына дистәләп яулык, кульяулык бәйләделәр. Авыл кызлары, кайбер апалар да чиккән кульяулыклар белән бизәлгән, Әлфис Нургатин уйнап җилкендергән баянга да күпләрнең күзе төшкәндер.

Сөлгене дистәләгән кеше котлаган. Билгеле, болай гына түгел, башта колгадагы бүләкләрне карап чыккач, егетләрне биеткәч кенә. Көн буе җырлыйсы да. Көе бер - “Шахта көе”, төп куплетлары берничә генә:

Шахталарга син төшәрсең,

Җырлап күмер кисәрсең;

Әмма мине бик сагынсаң,

Бик саргайсаң, нишләрсең?

-Бүләкләр күп булды, - ди Фаяз Нуретдинов. -Кечерәк кызлар, малайлар гына да, йорттан-йортка кереп, ун чиләк йомырка җыйдылар.

Сөлге җыю бәйрәменең ахыры кызык бит аның. Бергә җыелып, бүләкләр, колга янында күңел ачу – онытылмаслык вакыйга!

Быел авыл егетләре һәм кызлары Сабантуй мәйданында табын көйләгәннәр, шашлык, купаты кыздырганнар. Күрше Лашманнан да кунаклар килгән.

Кем әйтмешли, үзем булмадым, әмма анда катнашканнар “бик кызык утырдык”, диделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев