Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә, өмә ясап, нарат һәм каен үсентеләре утырттылар

Озакламый Әмирдәге элеккеге такта яру пункты, хәзер төп су башнясы янында нарат агачлары шаулап үсәр.

-Урман хуҗалыгыннан бушлай 250 төп нарат, 100 төп каен үсентеләре бирделәр, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. – Әле алар гына азрак та булыр кебек.

Питомниктан алынган яшь үсентеләрне җирлек Советы тракторы белән сызылган 15 буразнага утырталар. Иртән үк башланган өмәгә дистәдән күбрәк кеше – пенсионерлар, эшләрендә сменалары ялга туры килгән авылдашлар чыккан. Ашыкмыйча, киңәшләшеп, уен-көлке белән эшлиләр.

- Бу урын дымлы, үсентеләрне кара туфракка күмдерәбез, алар тамыр җибәрми калмас, - диде Марат Нургатин.

Тиздән 67 яшен тутырачак Габбас абый Миңнекәев тә биредә, изге эштән читтә калмый.

- Урыны бик кулай, - диде ул. – Яшьрәк вакытта, кырык еллар элек, авылның төньягында, хәзерге паркта тирәк - тополь утырткан истә. Алар зур булып үстеләр. Әле быел үзебезнең бакча башында миләш утырттым, андый агач җимешләре көзен бик матур. Агач тирә-юньне бизи, исәнлек өчен дә яхшы – һаваны сафландыра.

Бүген Лашманда да өмә оештыралар, элеккеге стадион янында 400 төп нарат һәм каен үсентесе утыртырга җыеналар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев