Әмирдә хатын-кызлар юрган сырып караган
Бүген бик сирәк хуҗабикә юрган сырып утырадыр. Әнә кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк! Ләкин сарык йоныннан юка гына сырган юрганга берни дә җитми – үзе җылы, үзе җиңел.
Бәлки шуңадыр да, районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлегенең Әмир авылында узган утырышында әмирлеләр күрсәткән мастер-классны башка авыллардан килгән кунаклар хәтта видеога да төшереп бардылар.
Әйтергә кирәк, быел “аккалфаклылар” шундый күчмә утырышны тәүге тапкыр үткәрде. Киләчәктә алар һәр татар авылында җыелып, аш-су пешерү, чигү, бәйләү һәм башка кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрергә ниятлиләр.
-Безнең беренче утырышлар район үзәгендә узды, - ди "Ак калфак"ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова. – Район мәдәният йортында Ленинград блокадасыннан азат ителүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган чарада ипи пешерү, “ипигә баш ясау” буенча мастер-класс күрсәттек. Туган як тарихы музеенда узган киңәшмәдә агымдагы елга планнар билгеләдек.
Әмирлеләрнең кул эшләрен шунда ук оештырылган күргәзмәдә дә күреп була иде. Авылда уңган, булган хатын-кызлар күп, кулъяулык та, мендәр тышлары да чигәләр, калфак та тегәләр, иске әйберләрне дә ашыгып ташламыйлар, алардан төрле япмалар, паласлар бәйләп була икән. Хуҗалар аш-суга да осталар, килгән кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар, кайберәүләр аларны әзерләү рецептлары белән дә кызыксынды.
-Мондый мастер-класслар вакытында без эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, аралашабыз, авыл тормышы, кешеләре белән якыннан танышабыз, - ди Иске Кадидан Рушания Гыйрфанова. – Форсаттан файдаланып, әмирлеләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бик күңелле очрашу булды, чын күңелдән ял итеп, өйрәнеп кайттык.
Автор фотолары
Күбрәк фото: "Аккалфак"лылар Әмирдә җыелдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев