Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылында берьюлы ике тантана булачак

Бу авылда 30 еллык мәчетне өр-яңа иттеләр, үзгәртеп кордылар. Бинага подваллы янкорма да төзелде. Хәзер биредә төзелеш, бизәү, матурлау эшләре ахырына якынлаша.

Мәгълүм булганча, әлеге мәчет якташларыбыз – шушы авылда туып үскән, Сургут эшмәкәрләре – бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән үзгәртеп корыла.

Шушы ук игелекле ир-егетләр средстволарына Әмир авылы тарихы турында китап язылды, ул инде нәшриятка тапшырылган, якын арада 500 данә тираж белән басылып та чыгачак.

Менә шушы вакыйгалар уңаеннан Әмирдә бер үк көнне зур чаралар оештырылачак. Мәчетне яңадан ачу һәм авыл тарихы турында китапны тәкъдим итү февраль азакларында – март башларында булыр дип көтелә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев