Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир урманында җир җиләге кызарып пешкән

Башланды, “җиләк сезоны” башланды. Халык бу араларда әрәмә, болыннарга, урман буйларына, тау итәкләренә ябырылып җиләк җыя.

Җиләк җыю җиңел хезмәт түгел, моңа түземлек, сабырлык кирәк. Бу эшне яратмаган кешегә, башкалардан калышмыйм дип, алып килгән чиләгеңне тутыру – мең газап. Ә менә кайбер якташларыбызга, киресенчә, бу сәфәрдән берничә чиләк хуш исле табигать ризыгын җыеп кайту берни тормый. Андыйлар  бу гамәлдән чын-чынлап тәм таба. Җиләкне, алар һич арттырусыз “тәгәрәп-тәгәрәп” җыялар.

-Монда саф һава сулап кайтуың гына ни тора?! Бүген намаздан соң киявебез машинасы белән китереп калдырган иде. Менә шуның кадәр җыя алдык, - дип җиләкле чиләкләрен күрсәтте Әмир авылыннан Зөләйха апа Галимова.

Гомере буе терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан 80 яшьлек пенсионер, кызы Фәния белән, кыска гына вакытта яртышар чиләк җиләкне җыеп та өлгергәннәр. Җиләклекне эзләп еракка да бармаганнар, уйдыкны Әмир урманының Каенлык култыгында тапканнар.

-Күп булмаса да, монда да безгә җитәрлек җиләк бар. Әле рәттән пешмәгән, сайлап-сайлап җыябыз. Кайнатмасын ясап куйсаң, кышын рәхәтләнеп авыз итәргә мөмкин, ә җыйгандагы ару-талулар онытыла ул, - диделәр маһир җиләкчеләр.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X