Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында билгесез җәнлек тавыкларга һөҗүм иткән

Бу көннәрдә Әмир халкы иртән: “Бүген тагын кемнең кош-кортын буып чыкканнар икән?” - дигән уй белән уяна. Борчылу урынсыз түгел, ике- өч атна эчендә инде берничә хуҗалык тавыкларсыз калган.

 

-Төнлә әтәч кычкырды кебек булды, чыкмадым шул, - ди Гөлфия Җиһаншина. – Иртән чыксам, 16 тавык хәрәкәтсез ята. Бер тавык, бер әтәч кенә исән калган. Ниндидер җәнлек һөҗүм иткән. Муеннарын ертып, каннарын эчкән. Тавыкларны былтыр гына алган идем. Судан ерак түгел яшибез, бәлки шуннан килгән хайван эшедер.

Кош-кортны рәнҗеткән хайванны үз күзләре белән күрүче юк бугай. Авылда кемдер төлке, башкалар сазы көзән шулай  зыян сала, диләр. Ә берәү ике аякта сикереп йөри торган хайван күргән, шул гаепле, ди.

-Безнең кошларның бернәрсәсен дә калдырмаган. Сигез тавык, бер әтәчнең башына җиткән комсыз җәнлек, бөтен сарай йон белән тулган иде. Берничә тавык кына качып калган, - диде Гөлчәчәк Сафина. – Моны төлке эшләгәндер кебек.

 

-Сарайга  җирне казып кергән, тишеге зур иде, төлкедер дип уйладык. Байтак тавыкны буган. Берсенең генә түшкәсен алып киткән, калганнары шунда калган, - дип зарланды икенче бер авылдаш.

Авыл халкы байтак хуҗалыкка зыян салган хайваннан ничек котылырга да белми. Бәлки белгечләр берәр киңәш бирер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев