Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Туймәт авылындагы Абдуллин урамына 30 ел элек күченә башлаганнар

Туймәт авылының иң яшь – Абдуллин урамына нигез салынганга да 30 еллап вакыт узган. Бу урамда беренче булып Нургали Гыйниятуллин җир участогы ала, ә яңа йортка беренче Фәрит (мәрхүм) һәм Миләүшә Абдуллиннар гаиләсе күчә.

-90нчы елларда яңа нигездә йорт төзергә ниятләдем, чөнки ике малайның берсен аерып чыгарырга кирәк булачак иде, - дип сүзне ерактан башлады Нургали абый. - Авылда берничә җирдә нигез карадым, тик ошамады. Гараж янында тип-тигез җирләр, ник шунда урам ясамаска, дигән уй килде башка. Бу фикеремне колхоз рәисе Фәрит Абдуллинга җиткердем, ул каршы килмәде.

Әлеге кырда бодай үсә торган була, көз көне уңыш җыелгач, ул вакыттагы агроном Гаяз Әхмәтҗанов аларга йорт төзергә 25 сутый җир бүлеп бирә.

-Бер генә дә ошамады бу урын, - ди Нургали абыйның хатыны Наҗия апа. - Балаларны кырга чыгарып утыртасыңмы, дип күпме карыштым, җиңә алмадым.  Аңа эшкә – гаржга якын булуы ошады ахрысы. Аллага шөкер, бездән соң берәм-берәм җир участоклары алдылар, урам бүленеп бетте. Инде 25 еллап яшибез биредә.

Аннан соң, кеше йортында вакытлыча торучы колхоз рәисе Фәрит Абдуллин үзе  дә җир кишәрлеге ала.

-1992 елның язында төзи башладык, нәкъ бер елдан, язгы пычракта яңа йортка күчендек, кызганыч, яңа нигездә кыш та чыга алмыйча үлеп китте Фәрит, - дип искә алды ул көннәрне Миләүшә апа. - Урамга газ 1996 елда уздырылды, аңа кадәр өйләрне ташкүмер ягып җылыттык. Суга гаражга бара идек. Авырлыклары булды инде беренче елларда. Хәзер, Аллага шөкер, бик матур яшибез, бар нәрсә дә бар.

Яңа урамга күченүчеләрнең һәрберсенең үз тарихы бар, берәүләр улларын башка чыгарса, икенчеләре ниндидер сәбәпләр аркасында төп нигезләреннән кузгалганнар, читтән кайтып йорт коручы туймәтлеләр дә бар.

Вәгыйзовлар бу урамда 1999 елдан бирле яши.

-Төп йортны әле дә сагынам, авыр ияләштем яңа урынга, - ди Галия Вәгыйзова. -Бирегә күченүебезнең сәбәбе – нигезебез юеш җирдә иде, бакчабыз җирен күбесенчә кул белән эшкәртергә туры килде.

15 йортлы урамда бүген 44 кеше яши, бер йорт буш. Дөрес, элек бу урамда балалар күп үскән, ә хәзер, җәй көннәрендә, урам кунакка кайткан оныклар тавышыннан гөр килеп тора. Урамның иң өлкән кешесе Сәгыйть Рәҗәповка  85 яшь була. Иң яшь кешесе дә шул ук йортта, Сәгыйть абыйның оныгы Дианага – 6. Рәҗәповлар бу урамдагы иң ишле гаилә дә, монда алты кеше яши. Алар биредә нигезне урам бүленгәндә үк алсалар да, иң соңгы булып, 2015 елда гына күченгәннәр.

-Әти-әниләр гомерләре буе таулы бакчада азапланганнар, шуңа тигез бакча кызыктырды, - ди бу йорт килене Гөлназ. - Өлкәннәрнең төп нигезне калдырып китәселәре килмәде, шуңа ашыкмый гына төзедек.

Урамның исем тарихы да бар. Нургали абый Гыйниятуллин сүзләре буенча, иң элек халык урамны Партизан урамы дип йөрткән. (Нургали абыйның кушаматы белән). Аннан соң Кыр урамы дип атаганнар. 2002 елда, Роберт Фәссахов тәкъдиме белән, Фәрит Абдуллин истәлегенә, аның исемен биргәннәр. Авыл өчен бик күп яхшылыклар эшләгән Фәрит Абдуллин исемен бирүгә халык бик теләп ризалашкан.

Бу урамда яшәүчләр 20 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның алтысы савым сыеры, кәҗә тотучылар да бар. Уңган хуҗалар күпләп кош-корт та үстерә. Һәр йортта җиңел машина, кайберләрендә хуҗалык эшләре өчен трактор да бар. Тырыш халык яши биредә.

Урам халкы бик дус, берничә ел элек урам көне дә уздырганнар. Тирә-юньне яшелләндерүгә дә  игътибар бирәләр. 6-7 ел элек Ленар һәм Динар Абдуллиннар әниләренең хыялын тормышка ашырганнар, урамның ике бышына, бакчалар кырыеннан, рәт-рәт, 1000ләп төп каен, чыршы, нарат агачлары утыртуны оештырганнар. Сәгыйть Әсәдуллин белән аларның тирәсен тотып алганнар, агачларны сугарып та торганнар. Инде алар биек булып үсеп киткәннәр. Бу урам халкының һәрберсенең изге эшләре турында күпләп язарга булыр иде. Менә шундый халык яши Абдуллин урамында.

фото: Миләүшә Асадуллинна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев