Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы хезмәт ветеранын "Безнең Чирмешән" газетасына яздырды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә ялгыз яшәүче ветеранны “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.

Мария Свекровина газетаны бу елның икенче яртысында алдырып укыячак.

-Район газетасына язылмыйча калганым юк. Пенсияне китергәннәрен генә көтеп тора идем. Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды. Район газетасыннан бөтен яңалыкларны белеп торам. Мин бит колак аппараты кулланам, сатучыларның кайчан килгәннәрен дә газетадан беләм, - ди 39 ел почта бүлекчәсендә эшләгән 79 яшьлек Мария Михайловна. – Бик зур рәхмәт район җитәкчесенә, Ходай исәнлек, озын гомер бирсен.

Районда, елның икенче яртысында алдыру өчен, “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га әлегә ике меңләп заказ алынган. 1-10 июнь чорында газетага ташламалы бәядән язылырга мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев