Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мактама бәпкәләре Туймәттә каз булган

Туймәт авылында Рәдис һәм Ралия Бәдретдиновлар йортында  декабрь башында каз тавышлары тынып калды. Авыл киленнәрен җыеп, дүрт көн өмә ясап, 60 баш казны йолкыганнар.

-Без һәр елны казлар үстерәбез, 20 көнлек бәпкәләрне Мактамадан үзебез алып кайтабыз, - ди хуҗабикә. - Башка елларны азрак ала идек, быел әле 13 баш үрдәк тә симерттек.  Йортыбыз зур, урын иркен, коеныр өчен су җыеп күл ясыйбыз. Бу кошларны тәрбияләү 7 сыйныфта укучы улыбызга йөкләнде, ул җәй буе аларны пешереп ашатты, карап үстерде.

Көзен, җыелышып, каз йолку үзе бер бәйрәм була.

Тәҗрибәле каз үстерүчеләрнең товарларына хуҗалар тиз табыла, аларның үз клиентлары, түшкәләрне,  хәтта, дистәләп алып китүчеләр дә бар икән.

фото: Ралия Бәдретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X