Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Питрәч бройлерлары Туймәттә үсә

Әлмәт шәһәрендә туып үскән Ленар Вәлиев инде өченче ел, әтисенең туган авылы Туймәттә кош-кортлар үстерү белән шөгыльләнә. Башка елларны казлар үстерсә, быел бройлерларга алынган.

Май башында Питрәчтән китерелгән бер тәүлеклек 2500 бройлер чебиенең яртысын диярлек урнаштырганнар да. Аларны монда бер ай чамасы үстергәннәр.

-Быел бройлерлар үстерергә уйладык, аларны тере килеш сатабыз, - ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ленар. - Авылның элеккеге дуңгыз фермасын ремонтлап ике ел казлар үстердек. Һәр эшнең үз мәшәкате бар. Чыгымнарны киметү өчен, яшь кошлар асралучы бинаны утын ягып җылытабыз. Чебешләрне ашату, эчертү җайланмалары, барысы да, кулдан эшләнгән. Быел грантка документлар тапшырдым, бар да җайлы гына булып, аны отсам, кошларга су эчертү җиһазлары алырга планлап торам.

Ленар кошлар үстерү өчен Туймәттә, моңа кадәр буш торган фермада өч бина сатып алган. Вәлиевлар бу эшкә читтән кешеләр җәлеп итми, әлегә гаиләләре, туганнары белән җиңдерәләр. Ленарның шәһәрдә яшәүче, сменалы эштә эшләүче әтисе белән әнисе дә ялларын гел авылда уздыра, улларына булышалар.

-Эшне киңәйтсәм, билгеле, яктан эшчеләр алмыйча булмас, - ди тәҗрибә туплап килүче фермер.

Шәһәрдә үскән егетнең авылга кайтып кошчылык белән шөгыльләнергә тотынуы хакында сорамый булдыра алмадым яшь фермердан.

-Мин авылны яратам, малай вакытта да ялларым, каникулларым әби-бабай янында, әтинең төп йортында үтте, - ди Ленар. - Әгәр эшләр шулай җайлы гына китсә, авылга бөтенләйгә кайту планы да юк түгел.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев