Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең районда

Лашман авылында узган җыенда сораулар булмады

Лашман авыл җирлегендә бер ел дәвамында халык саны 58 кешегә кимегән. Гомумән алганда, соңгы елларда әлеге авыл җирлегендә дә яшәүчеләр азая бара.

Лашман мәдәният йортында узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Рәфгать Фәттахов 2022 елда җирлектә башкарылган эшләр турында хисап тотканда бу турыда да әйтеп узды.

Кызганыч, бүген авылларда, шул исәптән, Чирмешәннән кала, районда иң зур авылда - Лашманда да демографик хәл кискен тора.

-Берничә ел элек Әмирдә узган җыенда авыл кибетендә шырпы юк, дип зарланганнар иде, - диде Рәвгать Габбас улы җирлектәге проблемалар белән кызыксынгач. – Бүген андый сораулар юк, авылларыбызда яшәү өчен барлык шартлар да бар. Газ кергән, су бар, урамнарда багана саен яктырткычлар яна, Лашман һәм Әмир авыллары урамнарын ике трактор кардан чистартып тора. Проблемалар да була, ләкин аларны хәл итеп торабыз. Әйтик, җәй айларында кайбер урамнарга су җитәрлек килми. Монда, беренче чиратта, авылдашлар үзләре гаепле, кемдер сусыз интексә, башкалар бакчаларына аны чамасыз агыза. Әмир буасына капиталь ремонт турында күптән сүз бара, быел, ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш.

Кайбер проблемаларны хәл итүдә үзсалым булыша. Лашман авыл җирлегендә узган елны халыктан барлыгы 446 мең сум акча җыелган, шуңа республикадан 1 миллион 784 мең сум акча бирелгән. Әлеге акчаларның күп өлеше авыл юлларын ремонтлауга, урамнарны кардан чистартуга, тракторчыларга эш хакы түләүгә, яктырткычлар куюга, Әмирдә “Тансык” чишмәсен ремонтлауга тотылган. Быел исә халык тәкъдиме буенча җирлектә үзсалым күләмен 500 сум итеп билгеләгәннәр.

-Халыктан җыелган акча максатчан тотыла, быел да байтак эшләр планлаштырдык. Әйтик, халык ял итә  торган урыннарны төзекләндерергә, Лашманда Сәлимә әби чишмәсен ремонтларга, роторлы чапкыч алырга ниятлибез. Шушы эшләрне җәй айларында сыйфатлы башкару өчен үзсалымны 31 мартка кадәр түләүвегезне сорыйм, - дип халыкка мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы.

Билгеле, бүген безнең район авылларында маллар саны да кими бара. Мондый факт Лашман җирлегендә дә күзәтелә. Мәсәлән, җирлектә мөгезле эре терлек саны бер елда 39га кимегән. 2021 нче елны Лашманда 138 баш сыер булса, узган ел ахырына 119 калган. Әмирдә 10 сыер калган. Сарык, кәҗә, ат саны да кимегән. Халык олыгая, ә яшьләрнең мал тотасы килми.

Рәфгать Фәттахов билгеләп үткәнчә, җирлектә 15 кече ферма төзелгән, шул ук вакытта берничә сыер асраучылар да бар, Алмаз Лотфуллин, Рауфан Галимов, Дамир Гайфетдинов, Фәрит Бодаев гаиләләре шундыйлардан. 70 тән узган Хәдичә апа Лотфуллина хуҗалыгында 12 баш сыер исәпләнә. Авыл җирлеге Советы терлек асраучыларга кулларынннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Андыйларга дәүләт тә булыша, субсидия бирә. Бу хакта җыелышта чыгыш ясаган районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин да сөйләде.

Җыенда район башкарма комитетының территориаль үсеш, торак сәясәте бүлекләре, полиция, урманчылык, ветеринария берләшмәсе вәкилләре дә халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерделәр. Монда район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты һәм җирле халкын борчучы мәсьәләләрне белеп китте.

Бүген, тамаша залы тулы булса да, сорау бирүчеләр булмады. Дөрес, үз теләкләрен кайбер оешмалар җитәкчеләренә җыен башланганчы ук җиткерделәр.

Авыл җирлеге башлыгы уңган якташларын да бүләкләде, мобилизациягә эләккән егетләрнең әти-әниләрен, тормыш иптәшләрен дә сәхнәгә чакырып рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев