Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман авыл җирлеге башлыгы халык белән туры эфирда аралашты

Шушы көннәрдә Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов интернетта, “ВКонтакте” челтәрендә туры эфир, туры элемтә барышында авыл җирлегендә барган үзгәрешләр, проблемалар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

Әлеге әңгәмәне газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
– Рәвхать Габбасович, үзегез эшли торган җирлек белән таныштырыгыз әле: күпмерәк кеше гомер итә, ничә йорт исәпләнә?

 – Безнең җирлек районда, Чирмешәннән кала, иң зурысы дип була, аның территориясендә Лашман һәм Әмир авыллары урнашкан. Әмирдә 139 йортта – 302, Лашманда 498 хуҗалыкта 1105 кеше яши. Ике авылда да заманча социаль объектлар халыкка хезмәт күрсәтә. Әмирдә балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәп урнашкан күп функцияле үзәк төзелде, республика программасы нигезендә мәдәният йорты ремонтланды. Лашманда да ФАП, авыл җирлеге Советы бинасы, мәктәп, мәдәният йорты, сәүдә үзәкләре эшләп тора. 

– Бүген сездә нинди проблемалар бар? Алар хәл ителерлекме?

– Бездәге проблемалар бөтен авыл җирлекләренә хас. Шуларның берсе – демография – халык саны кими. Мин башлык булып эшли башлаганда, 16 ел элек, ике авылга 1778 кеше исәпләнә иде, бүген – 1407 генә. Үлем белән тууы аермасы бик зур. Әйтик, узган елның ун аенда 9 бала туды, 36 кеше үлде, быел исә 32 кешене соңгы юлга озаттык һәм нибары 2 сабый дөньяга килде. Аннан соң яшьләр калаларга тартыла, бик сирәге, һөнәр алып, авылга кайта. Хәер, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган: юлларыбыз яхшы, газы-суы кергән. Район үзәгеннән дә ерак түгел, эш тә бар. Халыкның авылдан шәһәргә китүе тагын бер проблема: буш йортлар саны арта. Бүген җирлектәге 637 йортның 138се буш тора. Күпчелегенең хуҗалары бар, милекләре рәсмиләштергән, кай-берләре яз-җәй кайтып та торалар. 

– Шулай да, яшьләр бөтенләй юк түгел бит авылда. Алар нинди тармакларда хезмәт куя, яшьләр өчен нинди дә булса чаралар үткәреләме, яллары ничек оештырыла?

– Әйе, дөрес, яшьләр, яшь гаиләләр бар. Җирлектә 1 яшьтән 18 яшькә кадәрге 58 кеше яши. Яшь гаиләләр дә бар. Кемдер нефтьчеләрдә эшли, район үзәгендә дә эш табалар. Бүген Лашманда Илдус Гыйматдинов йорт сала, шунысы да сөендерә. Авыл мәдәният йортларында түгәрәкләр эшли, төрле чаралар үткәрәләр. Белүемчә, Лашманда театр түгәрәге премьера әзерли. Аннан соң, кем эшкә урнашырга, йорт төзергә, үз эшен башларга тели икән, без ярдәм итәргә гел әзер, программаларга керү, аз процентлы кредитлар алу өчен документлар әзерләүдә дә булышабыз.

– Ә эшсезләр бармы?

– Рәсми төстә теркәлгән эшсезләр юк, нигездә, халык эшле. Дөрес, эш юк диючеләр дә бар. Бүген Лашман авылында өч: “Чирмешән”, “Багетный”, “Лашман” кооперативлары эшли. Менә шул өч кооперативта да эшче кулларга кытлык бар. Машина йөртүчеләр, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, төрле хезмәтләр башкаручылар кирәк. Бездә 15 кече ферма төзелгән, теләүчеләр тагын бар. Авылдашлар сөт, эремчек, каймак сатып та акча эшли.

– Рәвхать Габбасович, үзсалым мәсьәләсенә дә тукталыйк әле. Лашман, Әмир авылларында әлеге акчаларга быел нәрсәләр эшләнде, киләсе елга ниләр планлаштырасыз?

– Әлеге программа 2013 елдан бирле эшли һәм үзсалым авылдагы байтак проблемаларны хәл итәргә булышты, мәсәлән, бу акчаларга чишмәләрне, зиратларны төзекләндерәбез, юлларны карап торабыз, юл билгеләре куябыз һәм башка эшләр башкарабыз. Ике авылда да трактор бар, аларга ягулык, запас частьләр алабыз, тракторчыларга хезмәт хакы түлибез. Узган елда, республикадан күчкән белән бергә, безгә 2 миллион 230 мең сум акча керде, шуның 446 меңе халыктан җыелды. Быел Әмир авылында 180 мең сумга “Тансык” чишмәсе ремонтланды, монда киләсе елга да бераз эш калды әле,  халык ял итә торган урыннарда 100 мең сумга яктырткычлар куелды, 200 мең сум акча урамнар яктырткычларын хезмәтләндерүгә, юлларны чистартуга да юнәлдерелде һәм инде, әйтеп узганча, трактор тоту өчен дә акча күп кирәк. Шул тракторлар белән кыш айларында урамнарны кардан чистартып торабыз, җәй көне юл кырыендагы чүп үләннәрен чабабыз. Сүз уңаеннан, киләсе елда тракторга тагын бер чапкыч алырга ниятлибез, халык мөрәҗәгате буенча чүп-чар чыгарырга булса, арбалар бар, тракторчыларыбыз, икесе дә бик уңган егетләр, барысын да эшлиләр. Киләсе елга, авылларда халык җыеннары уздырып, эш төрләрен билгеләдек. Үзсалымны һәр кешедән 500 сумнан җыячакбыз, моны авылдашлар үзләре тәкъдим иттеләр. 

– Алдагы сорауга җавап биргәндә, чисталык турында да әйтеп уздыгыз...

– Чисталыкка килгәндә, безгә  бәяне районның административ комиссиясе бирә, алар фикере буенча, һәм үзебез дә күреп  торабыз, Лашманда да, Әмирдә дә чиста. Мин эшли башлаган чакта, яз җитү белән без йорт саен йөрдек. “Апа, абый, турыгызны чабыгыз, чистартыгыз инде”, – дип халыкны кисәтә идек. Соңгы елларда халык әйткәнне көтеп тормый, яз җитү белән чыгалар, чистарталар. Әмма бу юнәлештә ике авылда да эшлисе эшләребез бар әле: елга, чишмә буйларын чистартасы, корыган, ауган агачлардан  арындырасы иде.

– Безнең комментарийларда да сезгә сорау килеп иреште. Әмирдән Ландыш Галиева авыл буасы кайчан ремонтланыр, дип кызыксына. 

– 2017 елда халык җыенында әлеге мәсьәләне күтәргәннәр иде, шуннан бирле без аның белән шөгыльләнәбез. 2018–2019 нчы елларда проектын да ясаттык. Монда авыл эшмәкәрләре, бертуган Әгъләмовлар ярдәм итте, аларга рәхмәт. Документларны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшырдык, аларны кабул иттеләр, безне чиратка куйды. Төрле сәбәпләр аркасында әлегә хәтле бу эшне башлау мөмкин булмады. Дөрес, шушы көннәрдә генә район башлыгы исеменә министрлыктан хат килгән, анда Әмир авылы буасына республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясау 2023 нче ел планына кертелде диелгән. 

– Коммуналь түләүләр буенча бурычларыгыз бармы? 

– Чүп чыгару буенча 74 мең сум бурычыбыз бар, аның төп өлеше, 38 мең сумы өч гаиләгә туры килә. Алар инде: “Без чүп чыгармыйбыз”, – дип түләмиләр. Тагын бер өлеше авылда тормаучыларныкы, буш йортларга да квитанцияләр килә. Чүп җыючылар Лашманга атнасына – ике, Әмиргә бер тапкыр киләләр. Яңа елдан соң Әмирдә дә атнага ике тапкыр чүп чыгарачаклар. Шуны да билгеләп үтәсем килә, менә шулай чүп җыя башлагач, авылларыбыз нык чистарып калды. Хәзер инде элеккегечә, чүп-чарны теләсә кая илтеп бушатмыйлар. 

– Рәвхать Габбасович, авыл җирлеге башлыгы буларак, әлегә чынга ашмаган хыялыгыз да бардыр?  

– Бар хыялым, әмма бүген ул сер булып калсын әле. Ул хыялым тормышка ашкач, мин сезне чакырырмын һәм шунда: “Минем хыялым тормышка ашты”, – дип әйтермен.

  

Гөлсирә Шәрифуллина фото һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев