Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманнан Җиһаншиннарның казлары Сөлчә суында коена

Лашман авылыннан Салихҗан һәм Гаилә Җиһаншиннарның казлары Сөлчә суында коенып үсә, ә үрдәкләре йорт каршында тотып алынган махсус урында чирәм чүпли. Бройлерларын симертеп суйганнар да.

-Инде 10 еллап су кошлары симертәбез. Беренче елларда дистәләп кенә алсак, хәзер 50шәр баш каз һәм 30 үрдәк үстерәбез, - диде Гаилә апа. – Казларның - линда токымлысы, үрдәкләрнең чили-вили һәм үрдәк-бройлер токымлылары яхшы үсә. Ә үткән ел мулардлар алган идек, аларны үстерү авыррак булды.

Чили-вилилар итле, ә үрдәк-бройлерлар майлырак була икән. Июньдә алган үрдәкләрне октябрьдә суярга планлыйлар хуҗалар. Бу кошларның итләре дүрт айдан соң гына ныгый, түшкәләре 3,5 – 3,8 килограммга кадәр җитә.

-Май аенда сатып алган 45 көнлек каз бәпкәләрен бер атнадан су буена куа башладык. Көне буе суда коенып, чирәм чүпләп йөриләр, ә кич белән, кайткан җирләренә арпа һәм бодайны мичтә пешереп, ярдырылган фураж белән бутап куябыз, - ди Гаилә Җиһаншина. – Көзге якта кабак, ташкабак, кишер кушып та пешерәбез.

Ишле кошларга азык та күп кирәк. Салихҗан абый зур казанда, махсус мичтә, газ плитәсендә дә, көнгә берничә тапкыр, бөртек пешерә. Су буеннан кайткан кошлар бутаганны ялт иттерәләр, иртән дә бик яратып ашый.

Җиһаншиннарда каз өмәләре ноябрьдә башлана. Казларга өлгерергә алты айлар вакыт кирәк икән. Гаилә апаның кызлары, оныклары җыелышып, үзенә күрә бер бәйрәм ясыйлар. Алар, гадәттә, кошларны, инде яшелчәләрдән бушаган, теплицада йолкыйлар.

-Каз түшкәләренең 4,8 килограммга кадәр җиткәннәре дә була. Каз һәм үрдәкләрне суйганчы ук заказ биреп куялар, эч-башларына да хуҗалар тиз табыла, түшкәләрне саклау өчен зур туңдыргычларыбыз бар, - ди хуҗабикә. – Мамык мендәрләрне дә сорыйлар. Әле соңгы елларда үзебездән артмады, бер-бер артлы оныкларны кияүгә бирдек.

Җиһаншиннар иртәнге сәгать биштән аякта, кошларны суга кугач та эш күп. Өй аллары чәчәкләргә күмелгән, теплицаларда яшелчәләр, куакларда җиләк-җимеш өлгерә. Алардан кайнатма, компотлар ясый Гаилә апа, мин килгәндә дә шул мәшәкать белән йөри иде. Уңган хуҗабикә бүлмә гөлләрен тәрбияләргә дә өлгерә, алар оранжереяне хәтерләтә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев