Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашмандагы "Чирмешән" кооперативында 9 центнерлы үгез суйганнар

    Әлеге цех бер ел элек кенә ачылды. Эшләнмәләрен Казанда, ВДНХда да күрсәткәннәр

    Лашмандагы сугым цехында нибары бер ел эчендә 300 ләп мөгезле эре терлек суелган. Биредә дистәләп төрдә продукция җитештерәләр һәм сәүдә нокталарына озаталар. Күптән түгел  Казанга, ВДНХга барып та товарларын күрсәтеп кайтканнар.

    – Быел Чирмешәндә үткән берничә ярминкәгә дә эшләнмәләребезне алып чыктык, - ди “Чирмешән” кулланучылар  кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов. –Безне Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Казанда да яхшы беләләр, нигездә, анда яңа суелган ит илтәбез.

    ...Мин килгәндә цехта Лениногорскидан китерелгән сыер түшкәсен эшкәртәләр иде. Яшь, берничәне генә бозаулаган, 5 центнерлы бу малны бер сәгать дигәндә урнаштырып, ботларны суыткычка кертеп элделәр. Яктан карап торганда ансат кебек инде ул.

    -Әйе, зур көч куймыйбыз, - ди монда үзе генә дә 50 ләп мал чалган Әкъдәс Галиуллин. –Малны эшкәртү, йөртү уңайлы.

    Цехка китерелгән малларны әүвәл үлчәп, урам яктагы загоннан эчкә кертәләр, бокска урнаштыралар. Бокс дигәне тимер һәм торбадан эшләнгән кечкенә читлек инде. Малның башын кыскач, аякларын бәйләгәч, мотор ярдәмендә, әлеге бокс янтая, үгез, сыер кыйблага каратып яткырыла.

    Җаны чыккан малны һаман шул мотор көче белән, күпме кирәк шулкадәр өскә күтәртеп, эшкәртәләр. Махсус электр пычкысы белән түшкәне дүрткә бүләсе һәм шундагы үлчәү аша суыткычка кертәсе генә кала. Малны суярга гына китерүчеләр түшкәләрне туп-туры ишек төбенә этеп китергәннәрен генә көтәләр. 2000 сум түлисең һәм итне, кабат үлчәтеп, алып китәсең. Тиз, ансат, кыйммәт түгел.

    -Итнең байтак өлеше продукциягә әйләнә, - ди технолог Флера Галимова. –Пилмән, тутырма, голубцы, холодец, котлет җитештерәбез. Фаршка, пилмәнгә, бигрәк тә тутырмага заказлар күп. Бездә эчәк тә әрәм булмый, аны, парлап, ваклап куябыз, килосы 100 генә сум торганга, аны да алалар. Бавыр, тел дә суыткычта озак тормый.

    Ризык тирәсендә чисталык булу – җитди таләп. Монда су өзлексез килә. Продукциягә тиешле документы да кирәк, кооператив җитәкчесе бу мәшәкатьләр артыннан да йөри. Әле менә видео-күзәтү һәм сигнализация җайланмалары урнаштырырга керешмәкчеләр, моңа кирәк акча да кассада тора.

    “Чирмешән” кооперативының  Лашмандагы сугым цехы төзелешенең смета бәясе 49 миллион сум. Тулаем 19 миллион сумга ике тапкыр грант отканнар, районнан 5 миллион 300 мең сум биргәннәр. Үз акчалары да эшкә җигелә. Авылдан цехка кадәр арада, бина янында юл ясауга средстволарны республика программасы буенча алганнар. Әлеге юлны чистартуда Лашман авыл җирлеге Советы булышып тора икән. Район җитәкчелеге дә конкрет ярдәм күрсәтә, ди Хәйрисламов.

    Цехта 11 кеше эшли. Буш тормыйлар, монда атнага биш көн киләләр, иттән эшләнмәләр ясыйлар. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Әле тагын берничә кешегә эш урыннары бар – мал сую осталары кирәк.

    Цехка малларның күпчелеген фермерлар китерә икән. Симез, көр үгезләрнең билгеле, ите дә тәмле, чыгышы да күп була. Әнә бер хуҗалыктан 930 килолы нәсел үгезе, 7 центнерлы сыер да алып килгәннәр.

    Галәмәт зур бинаны утын ягып җылыталар. Дистәләп түшкә сыйдырышлы 9 суыткыч байтак урын били. Алар  төрле режимда эшли торган. Тире җыю өчен аерым, маллар өчен аерым урын ясалган. Юынырга, чәй эчеп алырга да урын җитәрлек.

    Монда малларның ветеринарлар бирүче документлары электрон формада гына җибәрелә, анысы да ансат дигән сүз.

    -Бүген безгә товар ассортиментын баетып, эшләнмәләрне сату күләмен бермә-бер арттырырга кирәк, - ди Альфрит Хәйрисламов. –Әлегә товарыбызны ташырга йөк автомобильлләре юк, бу да кулдан тота. Реклама җитеп бетми, Интернет челтәренә ешрак керәсе иде. Әмма акрынлап алары да булыр, без азык-төлек базарында лаеклы үз урыныбызны табарбыз дип өметләнәбез.

    •  Районыбызда инде  берничә эшкуар чынлап торып он эшләнмәләре, кондитер ризыклары җитештерү белән шөгыльләнә, берәү Кирпеч заводы янындагы чыганактан шешәләргә минераль су тутыру цехы төзи. Чирмешәндә, Ульяновкада, Кече Чегодайда тимер һәм агачтан төрле эшләнмәләр җитештерүчеләрнең товарына сорау бар. Ә менә кирпечне читтән эзлибез, үзебезнең кызыл кирпеч балчыгы - чимал аяк астында булса да.

    Брендыбыз – ачы суганны кабат “дөнья базарына” чыгарырга омтылыш реаль нәтиҗәләрне озак көттермәс кебек. Район хәтле районда, оят бит, колбаса җитештерүче калмады. Каз, үрдәк түшкәләрен ыслату өчен дә әллә кайларга чыгып китәбез. Инде бу яктан да алга китәргә өмет бар – Альфрит Хәйрисламов кооперативы кибетләрне, үзебезнең экологик чиста, хәләл һәм әллә ничә төрле колбаса белән тәэмин итә башлаячак. Бәлки әле район үзәгендә һәм Лашманда ук фирма кибетләрен дә ачып куярлар.

    Районда промышленность паркы булдыру – төзү юнәлешендә дә конкрет эш бер башланыр ул. Монысы катлаулырак, чыгымлырак бурыч, аны тормышка ашыра алсак тагын нәрсәдер җитештерү, ясау, эшкәртү мөмкинлеге туачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, продукция – товарны урнаштыру җиңеләячәк. Логистика ягыннан проблема юк, шул ук Лашманнан, Чирмешәннән дә теләсә кайда чыгып китәргә мөмкин, юллар яхшы, чималны, товарны ташу, урнаштыру өчен тирә-якта шәһәрләр күп. Җитештерү базалары һәм складлар төзергә теләүчегә каршы килүче юк.

    Автор фотолары.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: