Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда яшәүче Гайфетдиновлар тайларын чабышкы аты итеп үстерәләр

Сабантуйларда аларның чабышкы атлары күпләргә җитди көндәш була. Әнә быел да Чирмешәндәге бәйрәмдә “Дулкын” җирле атлар төркемендә финишка беренче килсә, “Вахтар” ярымкатлылардан икенче иде.

Елкылдап торучы, гайрәтле, әле ике генә яшьлек чабышкыларның бәйгеләрдә тәүге тапкыр катнашуларын исәпләсәң, быелгы уңыш киләчәккә өмет уята. Җайдаклары Данияр Гайфетдинов шулай ди. Лашман егете, бездән соң, “Вахтар” белән Яңа Чишмә Сабан туенда икенче булган. Димәк, аңа чит мәйданнар да киртә түгел.

-Әйе, мин инде олыгаеп барам, атларыма җайдак – улым Данияр, - ди Дамир Гайфетдинов. -Элек, Казахстанда торганда 8 яшемдә үк атлар көттем, андагы Чабан туенда өченче урынга чыктым. Анда бит дала буйлап 15-20 километр арада узыштыралар. Бүләкләр дә затлы: шунда атка келәм яптылар, музыкаль үзәк белән бүләкләделәр.

Хәзер, 25 еллар элек туган якка, Лашманга кайткач та, ул чакта 23 яшьлек Дамир Әхәт улы “ат тормышыннан” читләшми. Беренче аты “Спектр” хуҗасын 6 ел буе дан-шөһрәтле итә, бик күп Сабан туйларында башка көндәшләрен еракта калдыра.

Ә 4 яшьлек “Адмирал”! Камышлыда, Яңа Чишмәдә, Кырлайда да ул бияне еш алкышлыйлар. “Секунда”га атланып чабуы да истә якташыбызның. Аның тырышлыгы белән Лашманга кайткан туңдыргыч, суыткыч, телевизорлар дистәләп, кайберләре дистә еллап тугры хезмәт итә.

Шентала районының Денис авылында узган бәйрәмдә финишка атылып кергән әлеге атка берәү 200 мең сум акча тәкъдим итә (ул чакта атка бәя 50 мең тирәсе булган), икенчесе синең атыңа өч ат бирәм, ди. Юк, ризалашмый Дамир.

-Бер ияләшкән ат бик якын бит ул, - ди Гайфетдинов. -Минем атлар кулга килә торган, барын да ашыйлар. Күпчелеген үзем, тай килеш алып үстерәм. Атларны атланып, җигеп йөрергә дә улым белән икәү өйрәтәбез. Бүгенге дүрт ат та безнең абзарда чабышкы хәленә җиттеләр. Икесен генә еш җигәм, артык эш кушмыйм.

Аларның атлары яхшы тәрбиядә. Алларыннан печән өзелми, көн саен һәркайсына берәр чиләк солы бирәләр. Алай гынамы, солыга берәр аш кашыгы татлы бал да ягыла. Хайваннарга глюкоза гел кирәк.

-Чабышка кадәр атларны дүрт сәгать чамасы ашатмыйм, - ди Дамир. -Узыштан соң да берничә сәгать азык куймыйбыз. Бу хайваннар суны артык күп эчмиләр. Яннарында агач материал озак тормый, аларны кимерергә осталар инде.

Лашманда атларны иң күп тотучы Гайфетдиновларның абзарларында 4 сыер, 7 бозауга да урын җитә. Абзарны төзегәндә 200 мең сум субсидия, районнан бушлай цемент, такта, блок та биргәннәр, бу бик яхшы ярдәм булды, диләр.

 

-Сөтне сатабыз да, - ди Дамир Гайфетдинов. -Шуның акчасына яшибез инде. Бозау сатып, печән, фураж алабыз. Авылда электркөтүче саклаучы сыерларны хатыным Оксана сава. Исәнлек булсын, көнлеккә дә, запаска да үлән чабам. Мотоблогым бар, хәзер Лашман тирәсендә дә үләнле урыннар бик күп, иренмә генә.

 

-Шәһәрдә торсам, бу мәшәкатьләрдән котылыр идем дип уйламыйсыңмы? – дигән соравыма Дамир: -Андый уй башыма да керми, мин шәһәрдә бер көн дә яши алмыйм, кунакта да бер көн генә торам, сагынып кайтам. Йортыбыз, гаиләм бар, өч бала үстерәбез, Аллаһыга шөкер. Атларым да сагындыра.

Дамир Гайфетдинов бүген дә үлән чапкыч белән эшләде. Посадка буендагы болында баштарак чабып куеп киптергән үләннәрен мотоблок арбасына төяде, аннарыга дип, әле тагын шактый теземнәр “сузды”. Көн саен шулай итә, малларына берәр арба азык кайтара. Анда-монда Сабан туе сыман бәйрәм булса, атларын “унлы” машинасына тагылучы уңайлы, җыйнак арбасына менгерә дә, узышка юл тота. Юлы уңмыйча калмый, бигрәк тә “Дулкын” стартка басса. Зур да түгел үзе, урынында да биеп тормый, әмма узыш тәмен, җиңү тәмен белә, көчен дөрес исәпләп, ыргылып чаба. Үзенә күрә, яхшы, мәрхәмәтле хуҗасына рәхмәтен шулай белдерә.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев