Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда сугыш ветеранын соңгы юлга озаттылар

Лашман авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинны соңгы юлга озаттылар. Аңа быел 96 яшь тулган булган.

Габдулла абый 17 яшендә үк фронтка китә. Брянск, Орел, Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссия-дә барган сугышларның берсендә каты яраланып әсирлеккә эләгә. Аны 1945 нче елның май аенда совет гаскәрләре азат итә. 1950 нче елны туган ягына кайта һәм гомере буе “Сельхозтехника” оешмасында эшли.

Бүген Чирмешән районында ике сугыш ветераны гына исән: Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншин һәм Әккәрәйдән Павел Борисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев