Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман умартачысы апидомик ясамакчы

Лашманнан Илһам һәм Галия Әбүнәгыймовларның умартачылык стажлары әле өч ел гына. Дүрт оя умарта сатып алып башланган шөгыль. Бүген инде аларның бакчаларындагы умарталар саны 17гә җиткән.

-Без әле умартачылыкның өченче классында гына, - дип елмая Илһам. – Бу шөгыльгә өйрәнү ул - мәктәптә укыган кебек, ел саен белем арта бара, дип әйткән иде Бөгелмәдәге бер умартачы. Тәүге кортларны да шуннан алып кайттык.

Илһам бөтен эшне дә үзе башкарып карарга тырыша. Умарта тоту хыялы да күптәнге.

-Иске Элмәледән умартачы Анатолий Макаровның улы Анатолий белән бергә эшлибез. Яшьтән умарталар арасында үскән малай гел умарта кортлары турында сөйли-сөйли минем бу хыялымны тормышка ашыруга этәргеч бирде, - диде хуҗа. – Ул минем киңәшчем, укытучым, нинди генә сорау туса да, аңа шалтыратам, китаптан да укыйм, Интернетка да еш мөрәҗәгать итәм. Умарта эше авыр һәм кызыклы, аның нечкәлекләрен белеп бетерү тырышлык һәм сабырлык сорый.

Татарстан умартачылары ватсапта үз төркемнәрен дә булдырганнар. Алар анда тәҗрибәләре, уңышлары белән уртаклашалар, проблемаларын да шунда язалар.

Яшь умартачы, форсаттан файдаланып, инвесторларга да теләкләрен җиткерде.

-Авылларга якын кырларга 10-15 гектарда фацелия яки карабодай чәчсәләр умартачыларга зур ярдәм булыр иде, - диде ул.

Әбүнәгыймовларның кортлары усал түгел, алар бакфаст һәм карпат токымлы. Үткән ел умарталары бал белән мулдан сөендергәннәр, быелгы уңышларыннан да канәгать хуҗалар. Бу сезонда ике тапкыр бал аертканнар, әле тагын бер тапкыр уңыш алырга ниятлиләр. Үз клиентлары да бар. Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән флягалап бал алып киткәннәр. Мин аларда вакытта да телефоннан шалтыратып заказ бирүчеләр булды.

Илһам белән Галия умарталарны бергә карыйлар, 6 яшьлек уллары Булат та кортлар янында йөрергә ярата, аның  үзенең махсус киемнәре һәм битлеге дә бар.

-Мин кортларны махсус киемсез дә карый алам, бер “оябыз” гына усалрак, умарта чаккан җирләр шешми минем, моның өчен, чаккан җиргә сөртү өчен, махсус крем да бар, - диде Илһам. – Курыкмаска кирәк кортлардан. Мин аларның баш санын 50гә кадәр җиткерергә телим әле.

Илһам тагын бер хыялы белән уртаклашты. Ул умарта кортлары белән дәвалану өчен махсус өй (апидомик) ясарга тели.

-Быел башка мәшәкатьләр булды, киләсе елда ничек тә әлеге хыялны чынга ашырасы иде, - диде умартачы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев