Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман остасы кошлар асрау серләрен яхшы белә

Җәй башлану белән авыл урамнарында каз, үрдәк бәпкәләре саклаучылар да күренә башлый. Лашман авылында да күпләп кош-корт асраучылар аз түгел. Киләсе елда 80 яшен тутыручы Фидания апа Нуруллина шундыйлардан.

Мин аны матур кояшлы көнне йортлары янәшәсендәге тыкрыкта казлар янында күреп туктадым. Элеккеге танышым Фидания апаның яшьтән үк кошларга битараф түгеллеген яхшы беләм.

- Быел казлар күп түгел, - дип куйды ул, хәлләрне сорашкач.

Аныңча 40 баш күп түгел икән! Казлардан кала, Нуруллиннар йортында тагын 35 тавык, 20 үрдәк, 25 баш 10 көнлек чебешләр һәм умарталар да бар.

 

- Былтыр 50 каз бәпкәсе алып үстердек, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.  -Соңгы елларны соры казларга өстенлек бирәбез. Бераз шунда, тыкрыкта асрыйбыз да, аннары суга төшерәбез. Төнгелеккә йортка кертәбез, монда калдырган юк.

Фидания апаның, күз тимәсен, кош-кортлары бик матур үсә, үлем-китем дә юк.

- Моның берәр серен беләсеңдер әле? – дип кызыксындым якташыбыздан.

- Әллә ни сере юк, кош-кортка да тәрбия кирәк. Әйтик, чебешләрнең аслыклары җылы һәм гел коры булырга тиеш. Мин кошларның ризыкларына балык мае кушып бирәм, ризыкларын да төрләндерәм. Витаминнар, витаминлы катнаш азык сатып алабыз. Бишне чыгармый алты кермәс, диләр - дип җавап кайтарды оста кошчы. – “Сиңа бу мәшәкать нәрсәгә кирәк, пенсияң дә җитә бит”, - диючеләр бар. Акча өчен түгел, күңел өчен асрыйм. Моңаеп утырырга вакыт калмый, көнозын хәрәкәттә, артларыннан рәхәтләнеп йөрим. Эшләп кергәч, чәй дә бик тәмле, өчәр чашка эчеп куям.

Алар казларны октябрь аенда йолкый башлыйлар, кеше чакырмыйлар, бу эштә әниләренә уллары булыша. Казларны, үрдәкләрне Нуруллиннар туганнарына, якыннарына күчтәнәчкә бирәләр. Сатарга да кала. Каз мендәрләрен, маен, эчен-башын сорап килүчеләр күп, ди хуҗабикә. 

автор  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X