Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашман егетләренең “сере” больницада ачылган

    Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында бары бер мәсьәлә каралды – Лашман урта мәктәбе укучыларына һәм аларның әти-әниләренә карата кузгатылган административ эшләр тикшерелде.

    9-10 класста укучы егетләр балигъ булган бер иптәшләре белән берсенең туган көнен билгеләп үтәләр. Билгеле, бәйрәм табынына  спиртлы эчемлекләр дә куела. Бар да шулай үтеп киткән булыр иде, тик араларыннан берсе авырып китә һәм әти-әниләре аны больницага алып баралар. Шуннан соң “сер” ачыла да инде. Без капчыкта ятмый шул.

    Реклама

    Туган көн яшүсмерләргә дә, әти-әниләренә дә кыйммәткә төште, аларга төрле күләмдә штраф салынды. Бу үзләренә, башкаларга да сабак булсын иде.

    Фото архивтан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: