Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман авылында, Степан бабай чокырында парк булачак

Район буенча 4 миллион 141 мең 300 сум үзсалым акчасы җыелган, бу тиешленең 78 проценты. Моңа, бергә дүрт исәбеннән, республика бюджетыннан тагын 14 миллион сумга якын акча күчерелгән.

16 авыл җирлеге тиешле суммаларны 1 апрельгә хәтле җыеп өлгергән. Иске Котыш авыл җирлегендә бу эш 81 процентка  үтәлгән, Чирмешән авыл җирлегендә тиешленең бик азын, 36 процентын (662 мең сум) гына туплый алганнар.

Лашман авыл җирлегендә 2021 ел өчен үзсалымны планлаган кадәр (436 мең сум) 1 апрельгә җыеп бетергәннәр. Җирлектә үзсалым түләргә тиешле  1090 гражданин исәпләнә, һәр кеше 400әр сум үз өлешен керткән.

-Җыелган сумманың 80 проценты ТР бюджетыннан финансланды, ягъни халык өлешенә тагын 1 миллион 452 мең сум өстәлде. Калган сумма ел ахырына кадәр безнең исәп-хисап счетына күчәргә тиеш, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. – Акчаларны иң элек төп кирәкле эшләргә кулланырга планладык. Авыл урамнарында чокырларны ямау эшләре (ямочный ремонт) ахырына якынлаша. Барлык урамнар юллары да тәртипкә китерелә.

Үзсалымның бер өлеше авыл җирлеге урамнарын кышын һәм җәен карап торуга, җирлек тракторына ягулык алуга һәм тракторчыга хезмәт хакы түләүгә, урам яктырткычларын хезмәтләндерүгә бүленә.

Лашманлылар бу акчаларга Әмир авылындагы Тансык чишмәсен һәм Лашмандагы тагын бер су чыганагын да ремонтларга ниятлиләр. Тансыкка керү юлындагы брусчатка азрак тәртипкә китереләчәк, ә Лашмандагы чишмәгә брусчаткадан яңа сукмак салырга кирәк була. Моннан кала башка кайбер ремонт эшләре дә планлаштырылган.

Лашман авылы халкы телендә Степан бабай чокыры дип аталган урында парк ясау өчен проект ясау эшләре дәвам итә. Документ эшләрен 2020 елгы үзсалым акчасына башлап җибәргәннәр, быелгы акчаларның да берникадәре шуңа тотылачак. Республикадан бүленәчәк акчалар тулысынча кайтып бетсә, авыл урамнарына юл билгеләре ясату, Лашман һәм Әмир авыллары зиратлары янына чүп-чар салу өчен зур бункерлар алу да күздә тотыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев