Лагеркада югалган мәче ике айдан кайткан
45 ел элек
Юллар участокларга бүленде. Колхозларга һәм предприятиеләргә махсус заданиеләр җиткерелде. Мәсәлән, Чирмешән-Югары Чегодай-Шешминка юлын ныгыту 11 колхозга йөкләнде. Шулай ук бу юнәлештә 8,6 километр озынлыктагы юл полотносы күтәрү бурычы куелды.
“Ленин юлында” – 3 июль, 1974 ел.
Яңа уңышны урып-җыюда район буенча барлыгы 295 бөртек комбайны катнашырга тиеш.
“Ленин юлында” – 6 июль, 1974 ел.
Яр Чаллы шәһәреннән кунакка кайткан Бәркәтә егете Мәхмүт Саттаров Шушма елгасында суга батучы биш яшьлек Хәлилне күреп ала. Ул өс киемнәрен җәһәт чишенеп, йөгереп суга сикерә. Суга батучыны яр өстенә алып чыга. Малайның әти-әнисе Җәлил һәм Гасимә Ганиевлар кыюлык күрсәткән КамАЗ эшчесенә зур рәхмәт белдерәләр.
“Ленин юлында” – 6 июль, 1974 ел.
Урманда йөргәндә костюм кесәмнән мең сумга якын акчаны төшереп калдырганмын. Аның югалуын өйгә кайткач кына белдем. Икенче көнне, урманда эшләүче Әмир авылы колхозчылары Әхтәм Гаязов һәм Ибраһим Ибәтов югалткан акчамны табып - китереп бирделәр.
Ә. Сафин, Кызыл Яр поселогы.
“Ленин юлында” – 10 июль, 1974 ел.
17 номерлы Шешминка механикалаштырылган күчмә колоннасы механизаторлары Тукай исемендәге колхоз кырларына черемә чыгара. Көненә планны 35 тонна урынына 60 тоннага җиткереп үтиләр. Бу эштә ВЛКСМ члены Хәлил Җаббаров, механизатор Барый Йосыповлар аеруча тырышлык күрсәтәләр.
“Ленин юлында” – 13 июль, 1974 ел.
Чирмешән аэропорты беренче яртыеллыкта 3500 пассажирга хезмәт күрсәтте, фәкать июнь аенда гына да 946 кеше транспортның бу төреннән файдаланган.
“Ленин юлында” – 19 июль, 1974 ел.
26 июльдә район үзәгендә “Чирмешән” терлек симертү совхозының алдынгы комбайнчысы Николай Любимов хөрмәтенә Почет йолдызы кабыздылар.
“Ленин юлында” – 27 июль, 1974 ел.
35 ел элек
Иске Кади авыл Советы территориясендә 302 шәхси хуҗалыкның сыеры бар һәм аларның 248 се үз хуҗалыкларыннан арткан сөтне дәүләткә тапшыра.
“Ленин юлында” – 18 июль, 1984 ел.
“Шушма” колхозында комбайнчылар борчак чабуга керештеләр. Г.Садыйков, СК-4 комбайнына ЖРБ-4,2 ургычын көйләп, бу эштә әйбәт күрсәткечләргә ирешә.
“Ленин юлында” – 20 июль, 1984 ел.
Лагеркада яшәүче Лиза әбигә Лениногорскидан кунаклар кайтып төшә. Ә бераз ял иткәч алар китәләр, ялгыз карчыкка иптәш булыр дип мәчеләрен калдыралар. Әмма беркөнне кунак мәче юкка чыга. Бары ике айдан гына Лиза әби шатлыклы хәбәр ала: мәче исән, Лениногорскига кайтып җиткән икән.
В.Сотникова.
“Ленин юлында” – 21 июль, 1984 ел.
“Красный Октябрь” колхозының куәтле тракторда эшләүче механизаторы Леонид Кобылин алдынгылыкны бирми. Аның “Кировец” тракторы һәрвакыт төзек.
“Ленин юлында” – 25 июль, 1984 ел.
Узган елны төп фәннәрдән белем бирүче педагогларның (276 кеше) 89 проценты югары һәм махсус белемле булса, быел әлеге сан 99 процентка җитте.
“Ленин юлында” – 28 июль, 1984 ел.
25 ел элек
“Сельхозтехника”ның Лашман бүлекчәсендә техника ремонтлауның бушрак чагы. Монда ремонт мастерскоеның эчен, биналарның стеналарын, эш кабинетларын агарталар.
“Безнең Чирмешән” – 1 июль, 1994 ел.
Ивашкино авылында инде йортларның яртысы – зур өлеше торбалар буйлап килүче газ яндыра.
“Безнең Чирмешән” – 1 июль, 1994 ел.
Чирмешәннең көньяк өлешендә төзелүче мәктәп бинасында төзүчеләр стена күтәрәләр. Бу эш МСО көче белән башкарыла.
“Безнең Чирмешән” – 9 июль, 1994 ел.
“Барыбыз да чөгендердә” – мондый кыска гына әйтелешле язулар – белдерүләр байтак оешмалар, учреждениеләр ишекләрендә эленде. Узган атнада, бу көннәрдә йөзләрчә кеше чөгендер кырларына чыкты.
“Безнең Чирмешән” – 13 июль, 1994 ел.
Көз, кыш җитте исә, электр утының артуы сәбәпле, Югары Чегодайның ике урамында электр уты җитмәүдән интегәләр.
“Безнең Чирмешән” – 16 июль, 1994 ел.
Себеркеләрегезне әзерли торыгыз, әнә Чирмешәндәге яңа мунча төзелешендә эчке эшләр янә башланды. Бәлки мунча көзен хезмәт тә күрсәтә башлар.
“Безнең Чирмешән” – 20 июль, 1994 ел.
“Сельхозхимия”нең район берләшмәсе менә-менә хәрәкәт туктар кебек эшли: бензин, солярка запаслары юк, берләшмәнең хуҗалыклардан аласы акчага да зур өмет юк. Кызу эш өстендә бит.
“Безнең Чирмешән” – 20 июль, 1994 ел.
Суган сабаклары саргаеп китте, кырау эләкте бугай, димәк, быел да ачы суганнан файда булмас ахыры. Хәтта орлыклык үсентеләре дә юньле үсми. Суганчылар аптырашта.
“Безнең Чирмешән” – 23 июль, 1994 ел.
Бүген алдынгы терлекчеләрнең район слеты үткәрелә. Атна азагында, механизаторлар белән дә шундыйрак тантана уздырылачак.
“Безнең Чирмешән” – 27 июль, 1994 ел.
Райондагы барлык мәктәпләр дә диярлек ташкүмер запасына кытлык кичерә.
“Безнең Чирмешән” – 27 июль, 1994 ел.
Ульяновка урта мәктәбе котельныена быел ук челтәр газы җибәрү мөмкинлеге бар.
“Безнең Чирмешән” – 27 июль, 1994 ел.
1994 елның беренче яртыеллыгында районда барлыгы 143 кеше туган (чагыштыру өчен: 2019 ның шул чорында - 51), шул исәптән Чирмешәндә – 25.
“Безнең Чирмешән” – 30 июль, 1994 ел.
15 ел элек
Чирмешәннең Амур ягында берьюлы ике – Яшьләр һәм Мәктәп урамнарында юллар асфальтлана.
“Безнең Чирмешән” – 7 июль, 2004 ел.
Дүшәмбе көнне Әккәрәйдә төзелүче чиркәүнең гөмбәзләренә тәреләр күтәрделәр.
“Безнең Чирмешән” – 14 июль, 2004 ел.
“Алга” хуҗалыгында (Кармыш авылы) “Дон” комбайннарының барысы да хуҗалы. Өч бертуган: Фәнис, Нәфис, Рәфис Хәйрисламовлар ике “Дон” комбайнында эшләргә булдылар.
“Безнең Чирмешән” – 17 июль, 2004 ел.
Чирмешән ипи комбинатында урнашкан алкогольсез эчемлекләр цехы продукциясенә соңгы көннәрдә сорау нык артты. Биредә көн саен 700 гә якын шешә куас, лимонад һәм минераль су җитештерделәр.
“Безнең Чирмешән” – 21 июль, 2004 ел.
18 июльдә кич белән безнең район өстеннән көчле җил һәм бозлы яңгыр булып китте. Ивашкино авылы арада иң нык зыян күрүчеләрдән – 200 дән артык йортның һәрберсе диярлек. Кайбер боз кисәкләренең авырлыгы 350 граммга кадәр булган. Кайберәүләр эре боз кисәкләрен “сувенир” итеп суыткычларда саклыйлар.
“Безнең Чирмешән” – 24 июль, 2004 ел.
Кармышта үзәк урам юлына асфальт түшиләр, чиратта - Кара Чишмә һәм Шешминка урамнары.
“Безнең Чирмешән” – 28 июль, 2004 ел.
“Таң” күмәк хуҗалыгы – Иске Үтәмеш фермасыннан май-сыр заводына көн саен уртача 3 мең килограмм сөт озатыла.
“Безнең Чирмешән” – 28 июль, 2004 ел.
Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенә “Таң” күмәк хуҗалыгыннан быелгы уңыш төялгән беренче олаулар килде.
“Безнең Чирмешән” – 31 июль, 2004 ел.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев