Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лагеркада яшәүче Журавлевлар 104 мең сумлык үгез симерткәннәр

    Билгеле, малны көрәйтү өчен иң элек сыйфатлы фураж кирәк. Янында чөгендер, кабак, печән дә булса, билгеле, рационны нык баета аласың. Ә Журавлевларда алар запас белән әзерләнә.

    -Алдагы кышка 60 төргәк печән, 6 тонна фураж әзерләдек, - ди Лагеркада яшәүче Рудольф Журавлев. -Дүрт сыерга, әлегә бер бозауга бар да җитәчәк. Без печәнне эспарцет, люцерна, костер үләннәрен чабып әзерлибез. 14 гектар үз участогыбыз, анда эшләргә 2 көпчәкле тракторыбыз, тагылма агрегатларыбыз, печән җыю барабаны да бар. Һаман шул сөт, ит саткан акчага алабыз техниканы. Печән җыя торган барабан үзе генә дә 480 мең сумга төште. Алмас идек, кирәк.

    Журавлевлар, микро-ферма оештырып, дәүләттән 100 мең сум субсидия дә алганнар, аны сарай  төзелешенә тотканнар. Ә абзарлары шәп, зур, нык аларның, эчендә кирпечтән ике баз да ясаганнар. Чөгендер, бәрәңге саклау проблема түгел.

    Ашаган малны карарга да кызык бит ул. Бүген, дөрес, улакларга күп салмыйлар, Журавлевларның да сыерлары һаман көтүгә йөри, аларны электркөтүче саклый. Аны берничә йортка уртак итеп алганнар.

    Сыерлар дигәннән, Рудольф Михайлович әйтүенчә, аларны үзләренең бозауларыннан үстерәләр.

    Сөтне, күбрәк керем алу өчен, күршеләренә, авыл халкына саталар. Алайса кемгәдер тапшыру чыгымнарыңны да капламый, диләр.

    -Элек дуңгызларны күп асрадык, аларның итен тирә-күрше шәһәрләргә дә алып бардым, - ди Рудольф Михайлович. -Әмма хәзер дуңгыз асрау кызыктырмый, ите авыр сатыла, дуңгызларны урамга чыгарырга ярамый, аларга иркенлек кирәк. Фураж да нык кыйммәтләнде.

    Реклама

    Бу хуҗалыкта Надежда Юрьевнага да эш бетеп тормый, ул мәктәптә укыта, иренә нык булыша. Сыер саварга район бушлай биргән аппаратларын файдаланалар. Нәрсәдер чәчәргә әллә ничә участоклары, сезон вакытында ярдәм итәргә малайлары, киленнәре бар.

    -Озакламый оныклар да үсеп җитәр, - дип елмая 50 яшьлек бабай, Рудольф Журавлев. -Өч онык булганга сөенәбез, берсе әле бер ай элек кенә туды.

    -Терлек тоту үзен аклыймы? - дим хуҗага, Лагерка фермерына.

    -Бернәрсә дә асрамасаң, көтәргә дә булмый, - ди ул. -Сөт үз урынына, ит үз урынына. Гел акча кереп тормый инде ул, чыгымнары да сиздерә. Былтыр – ике, быел бер сыерны бетердек, чөнки аларда лейкоз чире таптылар. Юк кына бәягә итлеккә тапшырдык. Күптән түгел исә бер үгезне, ике елга якын асрап, суйдык та, 104 мең сум акчалы булдык. Кайда ничек отасың бит. Тагын бер кыенлык – авылда сыерларны каплату проблемасы. Я тегесе юк, я монысы. Сыерлар кысыр калгалый. Бу да күпмедер керемең кими дигән сүз.

    Шулай да Журавлевлар төшенкелеккә бирелми. Баегач, печән саклау урынында ябулы өслек-навес ясамакчылар.

    -Мин гел елмаерга тырышам, зарланмыйм, - ди Байконурда хезмәт итеп чыныккан, Космонавтлар көнен дә бәйрәм итүче Рудольф Михайлович. -Күңелсез булмасын дип, ягу сезонына мәдәният йортында операторлыкка эшкә урнаштым. Ә җәйге көннәрдә без мәшәкатьләргә чумып яшибез, шуннан канәгатьләнү алабыз.

    фото: автор 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: