Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка мәдәният йортына музыкаль үзәк кирәк

Мордва Афонькәсендә һәм Лагеркада 2217 гектар җирне арендалаучы “БИО АГРО” җәмгыяте быел бер гектар пай җире өчен 750 сум исәбеннән түләргә вәгъдә итә. Дөрес, җир салымы да шунда кергән.

Моңа кадәр әлеге сумма 500 сум гына булган. Пайчылар белән 2019 ел өчен тулысынча исәп-хисап ясаганнар. Мордва Афонькәсендә һәм Лагеркада узган халык җыенында әйтелгәнчә, әлеге авылларда яшәүчеләр малчылык белән актив шөгыльләнәләр. 5 кече, 1 макро ферма оештырганнар, 4 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыклар 157 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 92 сыер, 418 сарык һәм кәҗә, 310 дуңгыз, 335 йорт куяны асрыйлар. Умарта кортлары 532 оя ук.

2015 елда кече фермалар оештыруга кагылышлы программага кушылып дәүләт ярдәме алган Петр Мишкиннар 2019 елда 25 тонна сөт саткан һәм шуңа 500 мең чамасы керемле булганнар. Сыерлары дистәгә якын. Башкаларга үрнәк бу гаиләгә җыенда бүләк тә тапшырдылар.

Ниндидер программага кермичә дә, кайберәүләр күпләп сыер тоталар икән, ел буе бал сатучылар да шактый.

Мордва Афонькәсе җирлегендә 208 йорт бар, шуларның 63е буш тора. Халык саны, исәптәгеләр 450. Бер ел элек бу сан 468 булган, кимү бик зур. Унике айда нибары 2 бала туган, 10 кеше үлгән.

-Халкыбыз салымнар түләүгә җаваплы карый, рәхмәт, планнарыбыз үтәлде, - диде җирлек башлыгы Александр Митяев узган елда башкарылган эшләр турында отчетында. –Үзсалым акчаларын да урынлы кулландык, кирәкле эшләргә тоттык. Бездә газ, су буенча проблемалар юк, әмма юлларның начар булуы борчый. 9 километр озынлыктагы урам юлларының 4 километрында җир өстеннән генә йөрибез. Быел бу мәсьәләдә алга китеш булачак – Лагеркада, программа буенча, 450 метр арада 1 Май урамы юлына вак таш түшәләчәк.

Лагерка мәдәният йортына музыкаль үзәк сорадылар. Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов әлеге проблеманы район җитәкчелеге һәм мәдәният бүлеге белән бергәләп хәл итәргә киңәш бирде. Ә менә 67 яшьлек Владимир Журавлевка ягулык утынны якын арада китерәчәкләр. Шәһәрдән авылга кайткан пенсионерның өен ремонтлау, газ, су кертү исә кыенрак мәсьәлә, бу иң элек аның үзеннән тора.

Мордва Афонькәсендә берәү Әлмәттәге улына монда йорт сорады. Һөнәрле дә икән – тракторчы. Районга кайтса аңа эш табылмый калмас. Йорт та булыр кебек, әнә “Ильхан” җәмгыятендә, Керкәледә аренда йортларының берничәсе хәзер дә буш.

Лагерканың Гагарин урамы юлын кардан чистартуда өзеклек булган икән. Җирлек башлыгы әлеге мәсьәләне контрольгә алуын белдерде.

Полициянең участок уполномоченные Сергей Кашин җирлек халкын мактап та алды, “Былтыр сездә урлашулар булмады, аңлашып эшләдек, рәхмәт”,  - диде.

Җыенда пенсия тәэминаты, урамда йөрүче этләрне юк итү проблемасы, янгын куркынычсызлыгы, көзен яшелчәләр урнаштыру кыенлыгы яңгырады. Берәү инвестор вәкиленә үсемлекләрне химик препаратлар белән тиешле таләпләрне үтәп кенә эшкәртергә киңәш итте, юкса умарта кортларына зыян киләчәк. Шулай эшләргә килештеләр, препаратлар кичке вакытта гына сиптерелә, диделәр.

-Соңгы елларда, күреп, белеп торасыз, тормыш шартлары яхшыра бара, бик күп объектлар төзелә, искеләре ремонтлана, - диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов. -Проблемалар да бар, бүген ишетелгән сораулар бик урынлы, аларны чишү юллары табылмый калмас. Иң мөһиме – исән булыйк.

...Тагын бер сорау бирелмичә калды: Лагеркадан зур трассага алып чыгучы юл нык ватылган, аны ремонтларга да җай чыккан иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X