Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка авылында суны шешәләргә агызу цехы ачылды

Өч ел элек әлеге авылның мәктәбенә суны читтән ташырга мәҗбүр булганнар, эш шуңа да барып җиткән, уку йортын, гомумән, ябарга кушканнар. Сәбәбе- “Роспотребнадзор” идарәсе авылда чиста су эчәргә яраксыз, дигән.

Бүген Лагерка суын сәүдә үзәкләреннән сатып алалар. Авылда чиста су проблемасы хәл ителгән. Моның өчен лагеркалылар Түбән Камада яшәүче авылдашлары, эшмәкәр Николай Афанасьевка рәхмәтле.

-Мәктәп директорыннан әлеге хәл турында белгәч, без авыл тирәсендә урнашкан бик күп чишмәләрне тикшереп чыктык, -ди Николай Прокопьевич.- “Короткий” чишмәсенә дә барып җиттек, ул Лагеркадан 2 километр ераклыкта урнашкан, элек биредә “Воздвиженка” дигән хутор урнашкан иде. Шул чишмәнең суын анализга җибәрдек, “югары категорияле су” дигән нәтиҗә килде. Аннан соң инде эшне озакка сузмыйча, кыш көне моннан авыл таба торбалар суздык һәм авыл халкын чиста су белән тәэмин иттек.

Әмма эш шуның белән генә тукталмый. Авылда суны шешәләргә агызу цехы төзелә башлый, макро и микро элементларга бик бай продукцияне сатуга чыгарырга ниятлиләр. Шушы көннәрдә тантаналы шартларда, кызыл лента кисеп, цехны рәсми төстә ачтылар.

-Берничә ел элек, хәтерлим әле, авылда узган халык жыенында су мәсьәләсен күтәрдегез. Инде бу проблема хәл ителде, -диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Моның өчен авыл халкы, район җитәкчелеге исеменнән дә Николай Прокопьевичка зур рәхмәтемне белдерәм.

Сүз уңаеннан, Николай Афанасьев шәһәрдә яшәсә дә, тормыш иптәше Галина Федотовна белән авылга бик еш кайтып йөриләр, авылдашларына гел ярдәм итеп торалар. Шешминкадагы чиркәү ремонтына да алар шактый өлеш керткәннәр.

Яңа продукциягә матур исем дә тапканнар, су чыганагы урнашкан урыны буенча аны “Хуторянка” дип атаганнар.

-Безнең тирәдә чишмәләр бик күп, әмма монысы аерым урын алып тора. Элек тә әлеге чишмәнең җир астыннан бәреп чыккан тавышы авылга кадәр ишетелә иде, -ди Лагерка авылында яшәүче Зоя Ларионова.- Суы да бик тәмле диләр иде. Менә хәзер без шул суны эчәбез.

Авыл читендә урнашкан 264 квадрат метр мәйданны биләп торучы цехта өч кешегә эш урыны булган. Җитештерү куәте-бер көнгә 0,5 литрлы 6 мең шешә. Цехка су чишмәдән торбалар буенча килә. Этикеткада төп химик кушылма күрсәткечләре дә бирелгән. Аны саклау срогы – бер ел. Биредә, “Хуторянка” дан тыш, “Зәмзәмия” суы да җитештереләчәк. Аларның газлаштырылган төре дә булачак, кирәкле җиһазлары бар.

-Мин сездән көнләшеп тә куйдым. Безнең Әлмәттә шундый тәмле су юк, -диде чарада катнашкан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе начальнигы урынбасары Римма Миннебаева.

Яңа төр продукциягә сорау бар икән. Аны район үзәгендәге сәүдә нокталарыннан да алып булачак.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Лагерка авылында суны шешәләргә агызу цехы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев