Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кызыл Чишмә - ятим түгел

    ​​​​​​​Узган гасырның 30 нчы елларында нигез салынган Кызыл Чишмә авылында 1938 елда – 444, 1949 да – 490, 1958 дә – 418, 1970 тә – 263, 1979 да – 141, 1989 да 48 кеше яшәгән. Бүген авылда җиде йортта 18 кеше гомер итә.

    Кызыл Чишмә табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Монда һавасы да башка сыман, урман янәшәдә генә бит. Кызганыч, авыл халкын санап чыгарга кулдагы  бармаклар да җитә. Барысы да инде өлкән яшьтәгеләр. Ярый әле фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Район үзәгеннән 25 километр ераклыкта урнашкан поселокта ул-бу була калса, машина да тиз генә барып җитә алмый. Монда башка социаль объектлар юк. Дөрес, берничә ел элек мәчет ачылган. Без авылга килгәндә, читтән кайткан бер ханым монда ялгызы намаз укып утыра иде.

    Авылга җәй көне кайтучылар күп икән,  аларның саны “местныйлардан” да артып китә, диделәр. Гомумән, читтә яшәүче кызылчишмәлеләр туган якны онытмыйлар. Еш кайталар, авылдашлар очрашуы үткәрәләр. Сәбәбе дә табылып тора, биредә я чишмә төзекләндереп ачалар, я Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә таш куялар.

    -Быел  якташлар очрашуын 26 июнь көнне үткәрергә сөйләштек, - ди авылга җәй айларына Казаннан кайткан Гөлчәчәк апа Хәбибуллина. – Ул көнне барыбыз да түземсезлек белән көтеп ала. Еракта яшәүче авылдашлар туган якларын сагынып кайталар. Безнең авыл халкы бик дус бит. Монда бөтенесе бер-берсенә туган дип була.

    Мин килгәндә, ул апасы Мөслимә белән йорт тирәсен җыештыралар иде. Ял иткән вакытта алар белән аллы-гөлле чәчәкләр арасында әңгәмә кордык.

    -Бу чәчәкләрне монда үстердегезме, әллә үзегез белән алып кайттыгызмы? – дип сорамыйча булдыра алмадым.

    -Төрлесе бар, кайберләрен орлык чәчәп монда үстердек, кайберләренең үсентеләрен Казаннан ук алып кайттык, - диделәр апалар.

    Вакытлыча гына яшәсәләр дә, матурлыкка битараф түгелләр икән, кеше өчен түгел, үзләре шул чәчәкләргә җәй-көз сокланып яшиләр.

    Алар сигез бертуган, барысы да бәйрәмгә гаиләләре белән кайтырга ниятлиләр.

    -Авылда туган йортыбыз калмаган иде.  Шулай бер елны кайттык та, туганнар белән чишмә буенда утырганда, үзебезгә кайтып йөрергә өй корырга уйладык. Энебез Минталип бу эшне башкарып та чыкты. Шуннан бирле ел саен, көннәр җылыта башлагач, мин монда кайтам да, салкыннарга кадәр яшим, - ди Мөслимә апа. -Кайчандыр авылыбыз гөрләп тора иде. 80 ләп йорт булгандыр, һәр йортта биш, алты, җиде бала үсте. Бүген бер бала да юк.

    Кызыл Чишмәдә  Авыл көнендә чишмә янында ел саен табын коралар. Коръән укыталар. Мәҗлесне һәр елны аерым бер нәсел оештыра икән. Очрашу җыр-моңсыз булмый, кунакка кайткан авылдашлар үз талантларын күрсәтәләр – җырлыйлар да, бииләр дә, үткәннәрне сагынып искә алалар.

    Кешенең эшен калдырмыйм дип, юлымны дәвам иттем. Анда-монда, яшеллек арасында йортлар күренгәли. Кеше яшәгәннәре әллә каян беленеп тора: үләннәре чабылган, түбәдә – спутник “тәлинкәсе“.

    Бер йорт каршында ике ир-егет печән җыештыралар. Алар белән дә исәнләшим дип машинадан чыккан идем, капкадан бер әби “атылып” чыкты. Нурҗамал әби, аннаң соң белдем, аңа  84 яшь, бик сүзчән икән. Кызыл Чишмәдә туып үскән әби кыска арада авыл турында барлык мәгълүматны бирде. Менә бит ул тарих кайда! Кызыл Чишмә кайчандыр аерым бер колхоз булган, биредә хәтта ике бригада исәпләнгән. Халык, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгән: фермаларда эре терлек кенә түгел, дуңгызлар да, куяннар да, хәтта тавыклар да асраганнар. Нурҗамал әби үзе дә 30 елдан артык сыер сауган.

    -Колхозыбыз бик мактаулы иде. Гел алдынгылар сафында булдык. Авыл халкы бик тырыш бит безнең, - дип мактанып куйды әби.

    Шулайдыр, алай булмаса 80 нән узып үзе дә сарыклар асрамас иде. Печәнне аның сарыкларына җыялар икән. Ерак барырга түгел, өй каршында гына чапканнар. 

    Нурҗамал әбинең дә балалары читтә яшиләр. Авылга кунакка кайтып йөриләр.

    – Монда кибет тә юк, ипине каян аласың? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

    - Хат ташучы алып килә. Нәрсә кирәк, Мөнирәгә  әйтәм, ул тыңлый, рәхмәт, - диде.

    -Нурҗамал әби, авыл бетә бит, нишләрсең инде? – дип куйдым  саубулашканда гына.

    - Кем әйтте?! Бетми әле ул, җәй җитү белән кеше кайтып тула. Кая барсыннар алар аннары?! - дип озатып калды мине ветеран.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: