Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмә поселогында оныгы әбисенә пычак белән янаган

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм башка подразделениеләрнең янгын-коткару хезмәтләренә ут белән бәйле һәм судагы бәла-казалар хакында хәвефле хәбәрләр кермәгән. ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым посты белгечләре Ивашкино авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтенә барганнар.

02 17-23 июньдә район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, калганнары – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 58 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәнннәр.

Яңа Элмәле авылыннан бер хатын-кыз көтүдә сыеры югалу уңаеннан полициягә мөрәҗәгать иткән. Ә Түбән Кәминкә авылы кешесе ике сарыгын табып бирүдә ярдәм сорый.

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз үз авылдашының банк картасын урлап 1100 сумлык товар алган.

Өеннән составында спирт булган продукция саткан чирмешәнлегә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Кызыл Чишмә авылында оныгы, кулындагы пычак белән, әбисенә үтерәм дип янаган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 37 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары 22 июнь көнне Ивашкино авылы янындагы юл һәлакәтендә зыян күргән пассажирга беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм Әлмәт больницасына озатканнар. ОРВИ белән авыруның 5 очрагы ачыкланган. Күпчелек чакыртулар гадәттәгечә, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, газ плитәләрен ремонтлау һәм төзәтү белән бәйле 33 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев