Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмә авылы халкы зур нужадан котылды

Кызыл Чишмә авылы халкы кышларын туңучы су торбалары эретүдән котылыр шәт. Монда су челтәрләрен “Чиста су” республика программасы буенча өр-яңа иттеләр.

25 кеше яшәүче, 12 генә хуҗалыклы кечкенә авылны ташламаулары сөенечле хәл, билгеле. Яңа Кади авыл җирлеге җитәкчелеге әйтүенчә,  монда су линияләрен яңартуга  республика 12 миллион сум акча тоткан. Исәпләсәң, һәр хуҗалыкка – бер миллион сум туры килә дигән сүз.

-Монда суүткәргечләр 2004 нче елда җитмеш алтылы металл торбадан салынган булган. Аны тирән дә күмдермәгәннәр, шуңа кышларын туңып бимазалады. Су башнясы да иске, кечкенә иде,  –ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Ай ярым эчендә авыл урамнарына өч километр озынлыкта полиэтилен  торбалар салганнар. 50 кубометрлы су башнясы да яңа. Янгын чыккан очракта су алырга  өч гидрант урнаштырылган.

-Әйе, моңа кадәр ир-атлар күп нужаланды: кышын туңган торбаларны гел эреткәләп торырга туры килә иде. Суны кемдер чишмәдән дә ташыды, бездә, мәсәлән, ишегалдында кое бар. Хәзер җиңеләйде, су яхшы килә, тәмле. Һәрбер хуҗалык суны йортларына кертте. Шундый кечкенә авылда шулкадәр зур эш башкарулары өчен зур рәхмәт, - диде Кызыл Чишмәдә яшәүче Сәлимә  Фәссахова.

фото: Ренат Фәссахов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев