Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Светлогорскида яшәүче Долговлар кунакка да ат белән баралар

Светлогорскига барган идек.

Нибары унсигез генә йортлы, илле алты кеше яшәүче Светлогорск поселогында, “зур дөнья”дан читтә яшәсәләр дә, тормыш шартларыннан зарланмыйлар диярлек.

Кадыйр Гомәров

-Бездә фельдшер-акушерлык пункты, кибет тә бар, су, электр, газ килеп тора, - диләр район үзәгеннән нәкъ 40 километр ераклыктагы әлеге поселокта яшәүче Долговлар. -Нәрсә кирәк, дисез. Иң кирәге – исәнлек.

Билгеле, элек гөр килеп торган, мәктәбе, балалар бакчасы, пекарнясы, ашханәсе дә булган, берничә йөз кеше яшәгән Светлогорск бүген “картлык көзендә”. Буш, хуҗасыз йортлар да күренгәли. Урман пункты да куәтен югалткан. Аның каравы биредә, халыкта киләчәккә өмет чаткылары уятып, яңа клуб салып куйдылар. Ул – поселокның иң матур бинасы.

62 яшьлек Андрей Аркадьевич Долгов әйтүенчә, элек урман эшендә 9 бригада катнашкан, барысы биш урам булган.

-Гомер буе шунда мин. 1961 елда әти-әни Светлогорскига Девичья Полянадан күчеп киләләр. Үзем, үскәч, такта яру цехында, токарь хезмәтендә эшләдем, почта да тараттым. Бүгенге тормыштан зарланмыйбыз. Бәйрәмнәрне матур итеп үткәрәбез, төрле милләт халкы аңлашып, дус яшибез.

Андрей Аркадьевич кызның да чибәрен, булдыклысын яр итә – Яңа Кадида үскән, монда 16 яшеннән эшкә килгән станочница Мөслимә белән дистә еллар уртак тел табып яшиләр. Биш балаларының дүртесе, шөкер, әле дә исән-сау.

-Бик ипле, хөрмәтле кеше Андрей, - ди Мөслимә Әбүбәкер кызы. -Бәйрәмнәребезне уртак итеп яшибез, ел саен корбан чалдырабыз. Ике як туганнар да якын безгә, гел кунакка йөрешәбез. 93 яшьлек каенанам да исән-сау.

Андрей Долгов белән татарча да иркен сөйләшәсең, бер акценты юк. Татарчага балалар бакчасында өйрәнгән. Тәмәке тартмадым, аракыга исем китмәде, ди. Мөслимә ханым да аракының нәрсә икәнен белми.

Бүген Долговларның кунакка барышлары – Якты Таудагы кызларына урман аша бик тиз барачаклар. Арбага җигелгән 10 яшьлек Зорька хуҗаларын юлда калдыра торган түгел.

-Авылда ат бездә генә калды, - ди Андрей Аркадьевич. -Инде өченче атыбыз. Бөтен эштә ярдәмче. Әле менә чанасы гына тузды, кошевка аласы булыр, берәүдә бар диделәр, белешергә җыенам.

Мал дигәннән, бу гаилә дүрт баш савым кәҗәсе, сарыклар да асрый.

Светлогорск – урман эчендәге поселок, ишек төбеннән үк агачлар үсә, утынга аптырамыйлар. Әле бүген дә ат арбасының бер кырыена кызларына күчтәнәч итеп утын пүләннәре салганнар.

-Казларына аны-моны пешерергә аерым мичләре бар, утын эзләп йөрмәсеннәр, - ди Мөслимә апа.

Шушы көннәрдә аларның үзләрендә дә кунаклар булган икән. Өлкәннәр көне уңаеннан урман хуҗалыгыннан күчтәнәч китереп, бәйрәм белән котлаганнар. Моңа бик сөенгәннәр.

...Светлогорскида яңа ачылган клуб нәкъ Долговлар янәшәсендә. “Картаерга ашыкмыйбыз, клубка ешрак керербез”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев