Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдән Елена Уляшкина барлык сабыйларны тигез күрә

Нишләптер без укытучыларга күбрәк игътибар бирәбез: беренче укытучы, сыйныф җитәкчесе, фән нигезләрен өйрәтүче, ә менә эчкерсез күңелле сабыйларга иң беренче дәрес бирүчеләр – тәрбиячеләр читтә кала бара.

-Мин педагог һөнәрен балачакта ук сайладым, -ди Күтәмә авылында яшәүче Елена Уляшкина.

– Курчакларымны тезеп утыртып, аларга дәрес бирә идем. Әнинең дә мәктәптә эшләве эзсез узмады, ул да миңа тәэсир иткәндер. Мәктәпне тәмамлаганда, укырга кая барырга дип аптырап тормадым, туры Яр Чаллы педагогика учи-
лищесына юл тоттым.

Елена Анатольевна хезмәт юлын туган авылындагы үзе укыган мәктәптә башлый, беренче сыйныфларны укыта. Аннан соң балалар бакчасына эшкә күчә һәм инде 22 ел сабыйларны тәрбияли.

Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Бигрәк тә аз комплектлы балалар бакчасында: монда аларга җырчы да, биюче дә, шагыйрь дә, рәссам да булырга туры килә.


Безнең районда 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (19 балалар бакчасы, 8 мәктәптә мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре, 1 мәктәп - балалар бакчасы) 706 сабый тәрбияләнә, алар белән 82 педагогик хезмәткәр шөгыльләнә.


-Элек бакчага балалар күп йөрде, ике төркем иде, - ди тәрбияче. – 2015 нче елны да бакчага 35 бала килде. Бүген бер төркемдә төрле яшьтәге 16 сабый тәрбияләнә, бу тәрбия эшен оештыруда кыен. Без чараларны, нигездә, башлангыч сыйныфлар белән берлектә үткәрергә тырышабыз.

Авыл балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашкан. 2015 елда биредә капиталь ремонт булган. Тәрбиячеләр һәм балалар өчен уңай шартлар тудырылган, бүлмәләр иркен, якты, җылы. Кызганыч, авылда елдан-ел балалар саны гына азаеп бара.

Эшләре авыр, көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә. Яшерен-батырын түгел, кайбер әти-әниләр әле бер-ике баласына да түзә алмаганзаманда, тәрбияче бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.

-Иртән киләләр дә яңалыклар белән уртаклашалар, - ди Елена Уляшкина. – Кызганыч, бүген балаларга әти-әни игътибары, назы җитеп бетми. Балалар кулына гаджет тоттырабыз да, ул да тыныч тора, әти-әнинең дә компьютерда утырырга вакыты була. Балалар белән шөгыльләнергә, аларны тыңларга кирәк. Соңгы елларда бакчага килгән сабыйларның тиз аруларын, хәтерләренең начар булуын күзәтә башладым.

- Ә балалар арасында аерым яратканы бармы? - дип кызыксындым.

-Дөресен әйтәм, мәктәптә эшләгәндә дә, бакчада да бер балага да аерым игътибар күрсәткәнем булмады, барысы да ягымлы, якын, эчкерсез сабыйлар, - ди Елена Уляшкина. - Ничек инде аларны аерасың?!

-Тәрбияче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дим әңгәмәдәшемә.

- Ул йомшак күңелле, таләпчән булуыннан тыш, тирән белемле булырга, заман белән бергә атларга, эшен яратырга тиеш. Минем беркайчан да һөнәремне алмаштыру турында уйлаганым да булмады.

Елена Уляшкина, хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен, быел укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев