Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдәге чүп контейнерына ут сүндерелмәгән тәмәкедән кабуы ихтимал

Күтәмә авылында чүт кенә чүп контейнеры янып китмәгән, аны сүндереп өлгергәннәр.

Райондагы янгын күзәтчелеге  хезмәтенең өлкән инспекторы Надежда Костина хәбәр итүенчә,  3 май көнне Күтәмә авылының Южная урамында пластиктан ясалган чүп контейнеры януы хакында телефоннан шалтыратып әйтәләр. Әлеге шалтыратудан соң утны 73 нче янгын сүндерү частеның Күтәмәдәге аерым посты белгечләре сүндерә. Беренчел фаразлар буенча, янгын сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Аның чүп контейнерына сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчегеннән чыгуы да ихтимал, диләр.

Шул ук көнне Күтәмә авылындагы бер чокырда коры үлән яна. Әлеге янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү яки ут төртү, дип фаразлана.

Янгын күзәтчелеге белгечләре 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искә төшерә. Бу вакытта учак ягарга, үлән һәм чүп яндырырга,  ачык утта, мангалларда һәм тимердән ясалган башка җайланмаларда ризык әзерләргә ярамавын искәртә.

Фото Надежда Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев