Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә авылында тротуардан йөриләр

Күтәмә авылының Клуб урамында яшәүчеләр һәм мәктәпкә, мәдәният йортына килүчеләр хәзер пычракта да туфлидән йөри ала.

Федераль программа нигезендә бу урамда барлыгы 1 километр 100 метр арада тротуар ясыйлар, дөрес, быел әлегә аның 334 метры гына җәелгән. Киләсе елда  калган 766 метры эшләнәчәк.

-Авыл җирлеге бюджеты хисабына әүвәл 113 мең сумга проект-смета язуларын ясаттык, аннан соң шушы программага кердек. Шулай итеп, подрядчы оешма тротуарның бер өлешен быел ук җәйде. Осталар әүвәл бордюрлар бастырып, комнан аслык ясап, тыгызлап, аннан соң бетонладылар. Бетонлау асфальтлауга караганда арзангарак төшә, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев