Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Көрәш батыры Ильяс Галимов бүген Туймәт авылында җирләнәчәк

Якташыбыз, атаклы көрәшче Ильяс Галимов вафат.

Ул соңгы берничә көндә үзендә нык хәлсезлек сизгән, температурасы күтәрелгән, аны больницага салганнар.

43 яшьлек Ильяс Галимов – көрәш буенча дөнья, Россия, Татарстан чемпионы, ул дүрт тапкыр Чирмешәндә район Сабан туеның абсолют батыры булды. Соңгы елларда Әлмәттә яшәде һәм эшләде, әмма районыбыз белән элемтәне өзмәде. Күптән түгел генә әти-әнисе яшәүче Туймәткә кайтып киткән.

Көрәш батырын бүген, 4 июньдә, Туймәттә җирләячәкләр.

Мәрхүмнең әти-әнисенең, гаиләсенең, якыннарының олы хәсрәтен уртаклашабыз.

фото "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X