Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күлмәк тә бәйләп кигән Якты Тау ветераны

Бу авылдан 70 яшен тутыручы Динә апа Мөслихова бер минут та эшсез торырга гадәтләнмәгән. Аның шөгыльләре бик күп.

Ул өйдә дә, бакчада да чәчәкләр үстерергә ярата, энә белән дә, ыргак белән дә бәйли, тагын бер һөнәрен әйтмичә булмый – артист та.

Мөслиховлар өенә килеп кергәч, үзеңне оранжереядәге кебек хис итәсең. Тәрәзә төпләре, бер бүлмә гөлләр белән тулы, анда кырыклап чүлмәк гөл. Гөлләрнең ниндие генә юк – миләүшәләрнең, яраннарның төрле төстәгеләре, лилия, бегония, абага сыманнары һәм камыш гөле.

-Бер вакыт гөлләрнең саны 80гә җиткән иде, үзем чирләп киткәч, азайттым, күршеләргә, авыл мәдәният йортына бирдем, - ди  Динә апа. - Балалар да бүләккә төрле гөлләр алып кайта, кайберләренең исемнәрен дә белмим. Яз көне помидор, чәчәк үсентеләре дә утырткач, өйдә урын да җитми.

Җәй җиткәч Мөслиховларның бакчалары да чәчәкләргә күмелә. Өй алдындагы ясалма кое да тирә-юньгә ямь биреп тора.

-Мин күпьеллык чәчәкләргә өстенлек бирәм. Петунияләр озак чәчәк ата, шуңа үсентеләрен үзем әзерлим, койма буйларында бик матур үсеп утыралар, - ди хуҗабикә.

Динә апа элек тә бәйләргә яраткан. Ферма мөдире булып эшләгән елларда ук сарык йонын эрләп, балаларына чалбарлар, үзенә күлмәк тә бәйләп кигән. Соңгы елларда ыргак белән чәчәкләр бәйли башлаган. Бүлмә гөлләре янында ясалмалары да урын алган.

-“Ак калфак”ка йөрүчеләр белән шундый чәчәк бәйләү теләге туды.  Шундый бер  чәчәкне сүтеп карадык та, бәйли башладык, - ди оста. - Мин интернет белән эш итә белмим, үзлегемнән өйрәнәм, тере чәчәкләрне күз алдына китереп эшлим. Эшләремне якыннарыма бүләк итәм, танышларыма да бәйләп бирәм. Җепләрне күпләп алып куям, озакка җитә.

Динә апа бәйләгән чәчәкләрен гөл чүлмәкләренә утыртып, чып-чын кебек ясап куя. Моның өчен пеноплас кисәкләре, шпатлевка куллана. Бу матур җепләрдән курчакларга киемнәр дә бәйли икән әле.

Якты Тауда яшәүче якташыбызның үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Мәктәп елларында ук сәхнәдән чыгыш ясаган Динә апа “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә төп рольләрнең берсен башкарган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев